Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур хастаханәсендә янгын чыгып короновируслы биш авыру һәлак булган


Янгын үпкә җилләтү җайланмасыннан чыккан дип фаразлана.

12 майга каршы төндә Петербурдагы Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыгып, биш пациент һәлак булган. Бу турыда Интерфакс хәбәр итә.

Янгын хастаханәнең алтынчы катында чыккан. Үлүчеләр барысы да коронавирустан дәвалана торган булган. Алар үпкә җилләтү җайланмаларына (ИВЛ) тоташтырылган булганнар. Беренчел мәгълүматка караганда, каза ИВЛ аппаратының янып китүче сәбәпле башланган.

Янгын мәйданы 10 дүрткел метр тәшкил иткән. Хастаханә бинасыннан 150 кеше коткарылган.

9 майда кичен Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханә биналарының берсендә шулай ук COVID-19 белән авыручының җиһазлары янып киткән булган. Янгын нәтиҗәсендә бер кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG