Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессына Русиядә сәяси тоткыннарны яклаучы канун өлгесе кертелде


Эллиот Энгел (сулда) һәм Майкл Маккол.
Эллиот Энгел (сулда) һәм Майкл Маккол.

Конгресска тәкъдим ителгән документта Русия хакимиятенең төрмәләргә утырту юлы белән бәйсез журналистларны, оппозиция, дини оешмалар вәкилләрен эзәрлекләве әйтелә.

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулатына Русия хакимиятенең бәйсез журналистлар, оппозиция, ватандашлык җәмгыяте һәм дини оешмалар вәкилләрен эзәрлекләүдә төрмә җәзасын куллануын хөкем итүче канун өлгесе кертелде.

Канун өлгесен Вәкилләр пулатының халыкара эшләр комитеты җитәкчеләре демократ Эллиот Энгел һәм республикачы Майкл Маккол тәкъдим итте. Документта Русиядә 300 сәяси тоткынның төрмәләрдә һәм өй сагында тотылуы әйтелә. Алексей Пичугин, Игорь Рудников, Константин Котов, Анастасия Шевченко, Юрий Дмитриев һәм Деннис Кристенсен исемнәре телгә алына. Резолюциягә нигез итеп Дәүләт департаменты, Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ), халыкара хокук яклау оешмалары һәм “Мемориал” җәмгыяте мәгълүматлары алынган.

Документта Русия дәүләт җитәкчеләрен “Мемориал” оешмасы сәяси тоткын дип таныган кешеләрне кичекмәстән иреккә җибәрергә чакыру бар. Авторлар шулай ук АКШ дәүләт секретарен һәм финанс министрын “Магнитский акты” кысаларында вәкаләтләрен файдаланырга һәм Русиядәге сәяси эзәрлекләүләргә катнашы булган рәсми затларга карата чикләүләр кулланырга тәкъдим итәләр.

Владимир Путинның иң курыкканы – дөреслек. Русия президенты канунны эзәрлекләү коралына әйләндерде. Ул журналистларның авызын томалый, сәяси оппонентларына яный... Без, американнар, тавышлары басылганнарны яклау өчен тавышыбызны күтәрүдән курыкмаска тиеш” дип белдергән конгрессмен Майкл Маккол.

Хәзерге вакытта “Мемориал” үзәге 61 кешене сәяси тоткыннар исемлегенә керткән. Алар арасында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, Башкортстандагы сәясәтче һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтов тә бар. Аерым исемлектә 252 кеше дини карашлары өчен эзәрлекләнүчеләр буларак теркәлгән. 286 кеше ирегеннән мәхрүм ителмәгән килеш эзәрлекләнә дип белдерә “Мемориал”.

2020 елның гыйнварында илдә сәяси тоткыннар барлыгын танучы русияләр саны соңгы 16 елда иң югары дәрәҗәсенә җиткән. Сораштырылган русияләрнең өчтән икесе илдә сәяси тоткыннар бар дип белдергән.

XS
SM
MD
LG