Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан Башкортстанда тагын бер үлем, Татарстанда вирус тагын 71 кешедә расланган


Русиядә соңгы тәүлектә 10899 кешедә яңа вирус расланган, 107 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 71 кешедә COVID-19 рәсмән расланган. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә.

12 майга республикада 1832 кешедә коронавирус расланган, 640 кеше чирдән терелгән, шулардан 165 кешенең савыгуы узган тәүлектә теркәлгән.

Татарстанда яңа үлем очраклары хакында хәбәр ителми. Яңа ачыкланган авыруларның 27се хастаханәгә салынган. Казанда - 30, Чаллыда -22, Алабуга районында – 5, Әлки районында 4 яңа очрак теркәлгән.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 80 кешенең коронавирус белән йогышланганы расланган. Барлыгы 436 кеше савыккан. Тагын бер кешенең үлеме хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусыннан үлүчеләр саны 16 кешегә җитте.

Русиядә узган тәүлектә 10899 кешедә яңа вирус расланган, 107 кеше үлгән. Илдә COVID-19 йоктырган кешеләр саны 232 243кә җитте. Бу сан белән Русия дөньяда АКШтан икенче урынга менде. Барлыгы 2116 кеше үлгән, 43 512 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 12 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 832 (+71) 640 (+180) 6 (+1)
Башкортстан 1 647 (+80) 436 (+1) 16 (+1)
Русия232 243 (+10 899) 43 512 (+3 711) 2 116 (+107)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG