Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тагын җиде хастаханә карантинга ябылды


Кушнаренко хастаханәсе
Кушнаренко хастаханәсе

Уфадагы РКБның бүлекләре яңадан элеккечә эшли башлый, коронавируслы авырулар аерым бинага күчерелә.

Башкортстанда тагын җиде хастаханә карантинга ябылган. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының онлайн брифингы вакытында республикада Роспотребназдор вәкиле Венер Изикаев белдерде.

Караидел, Тәтешле, Красноусольскида үзәк район хастаханәләре, Кушнарен районы хастаханәсенең хирургия бүлеге, Ишембай үзәк хастаханәсендә хирургия һәм терапия бүлекләре, республика туберкулезга каршы хастаханәнең Ишембайдагы филиалы һәм Стәрлетамак шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылган.

Шул үк вакытта 12 майдан Уфадагы РКБ элеккеге эш тәртибенә кайта. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, РКБның терапия, хирургия һәм бала тудыру бүлекләре үз юнәлешләрендә пациентларны кабул итә башлаячак. Коронавируслы авырулар РКБның аерым бинасында дәваланачак.

Башкортстанда хәзер барлыгы 1647 кешедә коронавирус теркәлгән, узган тәүлектә яңа вирус тагын 80 кешедә ачыкланган. Барлыгы 466 кеше савыккан. Хастаханәләрдә COVID-19 вирусыннан 468 авыру дәвалана, шулардан 11 кеше үпкәне ясалма җилләтү җайланмасы астында ята, 46 кешенең хәле авыр дип бәяләнә.

Коронавируслы авырулар саны ягыннан Уфа беренче урында – 500 кеше. Нефтекама шәһәрендә 238, Бәләбәй районында – 110 кешедә COVID-19 теркәлгән.

Узган тәүлектә республикада коронавирустан тагын бер кеше үлгән. Ул 67 яшьлек хатын-кыз. Забелин сүзләренчә, бу пациентның бронхиаль астма булган. Рәсми саннарга караганда, Башкортстанда коронавирустан барлыгы 16 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG