2015 елда Ухта шәһәрендә сәүдә үзәгенә ут төртүдә гаепле дип табылып, гомерлеккә төрмәгә утыртылган Антон Коростылев Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә җиңгән. Ул төрмәдә намаз кылуны тыюга каршы шикаять биргән булган. Мәхкәмә Коростылевның хокуклары бозылуын таныган.
Антон Коростылев мөселман динендә. Ул биш вакыт намаз укырга теләгән, әмма төнлә намаз кылганы өчен аңа төрмә җитәкчелеге шелтә белдергән.
ЕСПЧ Коростылевка намаз кылуны тыюны Европа конвенциясенең 9нчы маддәсен (фикер, намус һәм дин иреге) бозу дип бәяләгән. Мәхкәмә Коростылевка 4600 евро күләмендә компенсация түләнергә тиеш дигән карар чыгарган.
2005 елда Ухтада “Пассаж” сәүдә үзәгендә янгын 25 кешенең гомерен өзгән иде. Ут төртүдә Антон Коростылев һәм Алексей Пулялин гаепле дип табылып, гомерлеккә төрмә җәзасына хөкем ителде. Тикшерү вәкилләре бу җинаять бертуган Фәхретдин һәм Әсрәт Мәхмүдовлар һәм аларның танышы Валентин Гаджиев кушуы белән башкарылган дип санаган. Бу кешеләр иректә, аларны эзләү игълан ителгән дип яза Себер.Реалии.