Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны җидегә җитте. 11 майда Чаллыда 1968 елгы ирнең үлеме турында рәсми хәбәр ителде. Ул 29 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастахнәсенә китерелгән, 4 майда 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Анда COVID-19 инфекциясенең авыр формасы булган, үпкәләре шешкән.
6 майда үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган. Ирнең хроник авырулары булган диелә.
Татарстанда узган тәүлектә тагын 71 кешедә COVID-19 рәсмән расланган. 12 майга республикада 1832 кешедә коронавирус расланган, 640 кеше чирдән терелгән, шулардан 165 кешенең савыгуы узган тәүлектә теркәлгән.