Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Песков коронавирус йоктырган


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков хастаханәдә дәвалана.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков коронавирус йоктырган. Бу турыда ул 12 майда РИА Новостига әйткән.

Песков сүзләренчә, ул хәзер хастаханәдә дәвалана.

Дмитрий Песков соңгы тапкыр 30 апрельдә хөкүмәт киңәшмәсендә күренгән булган.

Песковның хатыны Татьяна Навка да коронавирус белән хастаханәгә китерелгән. Ул Daily Storm басмасына инфекцияне "ирем эштән алып кайткан, күрәсең", дип белдергән. "Бөтен гаилә кырыс изоляциядә утырды. Ирем эшләде. Шуңа күрә бер генә фараз, аннан йоккандыр, чөнки ул беренче авырды", дигән Навка.

30 апрельдә премьер-министр Михаил Мишустинда коронавирус барлыгы билгеле булды. Русия хөкүмәте җитәкчеләреннән төзелеш министры Владимир Якушев, мәдәният министры Ольга Любимованың да яңа вирус йоктырулары хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG