Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Ненец автоном бүлгесен Архангельски өлкәсенә кушачаклар


Архангельскида Шиес чүп саклау полигонына каршы протестлар
Архангельскида Шиес чүп саклау полигонына каршы протестлар

Ике төбәктә дә әле губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручылар җитәкчелек итә. Алар 13 майда уртак белдерү белән чыгачак диелә.

Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесе кушылачак, бу турыда ике төбәк җитәкчеләре вазифаларын башкаручылар Александр Цыбульский һәм Юрий Бездудный 13 майда игълан итәчәк дип хәбәр итә РБК үз чыганакларына таянып.

Ике төбәкнең берләшүе хакында белдерүгә кул куелачак. Төбәкләрнең кушылуы хакында референдум быел ук узарга мөмкин диелә.

Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесен берләштерү ике төбәк өчен дә икътисади яктан файдалы булачак дип фаразлана. Ненец автоном бүлгесенең керемнәре хәзер күбесенчә нефть сатуга бәйле, ә кара алтын бәясе хәзер бик югары түгел дип билгеләп үтелә.

2 апрельдәге материалында РБК ике төбәкнең элеккеге җитәкчеләрен алып, алар урынына Цыбульский һәм Бездудныйны кую нәкъ менә берләшү максатына юнәлтелеп эшләнде дип язган иде.

Ненец автоном бүлгесе, Русиянең мөстәкыйль субъекты булу белән беррәттән, Архангельски өлкәсе составына керә. Русиядә тагын ике шундый субъект бар – Ханты-Манси автоном бүлгесе һәм Ямал-Ненец автоном бүлгесе, алар икесе дә мөстәкыйль төбәк булу белән бергә Төмән өлкәсе составында торалар.

“Ике төбәкне берләштерү сәбәбе, миңа калса, элеккечә – финанс агымнарның бер өлешен Архангельски өлкәсенә күчерү, төбәкнең тирән дотацион өлкә хәленнән тартып чыгару. Аның дәүләт бурычы 30 миллиард сумга якын, дәүләт бурычының тулаем төбәк җитештерүе күләменә нисбәте ягыннан ул җиденче дистәгә керә”, дип аңлаткан сәясәт галиме Екатерина Корбангалиева. Белгеч фикеренчә, хакимият Архангельскида Шиес чүп саклау полигонына каршы протестлар урынына берләшү темасын өскә чыгару максатын да куя.

“Архангельски өлкәсе өчен берләшү - төбәкнең хәле яхшыруга өмет булса, Ненец автоном бүлгесе өчен бу авырткан урын, чөнки бу төбәк кешеләре өчен аерымлык, миллилек һәм бәйсезлек – бәхәссез кыйммәтләр”, дигән эксперт.

XS
SM
MD
LG