Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия биргән ИВЛ җиһазларын кулланудан баш тарткан


Американың ике штаты Русия тапшырган үпкә җилләтү җайланмаларын гадәттән тыш хәлләр агентлыгына кире кайтара.

Русия АКШка тапшырган ИВЛ аппаратларын куллану кичектерелә. Бу карарга Петербурда шундый аппаратның янып китүе һәм янгынга китерүе сәбәп булган дип хәбәр итә ТАСС.

АКШка Русия тапшырган “Авента-М” җиһазлары Урал прибор төзү корылмасында җитештерелгән. АКШның гадәттән тыш хәлләр федераль агентлыгы вәкиле белдергәнчә, бу аппаратлар әлегә кулланылмаган, һәм аларны куллану турында карар Петербурдагы янгын сәбәпләрен ачыклагач кына кабул ителәчәк.

“Апрель башында Русия АКШка медицина кирәк-яраклары җибәрде, шул исәптән “Авента-М” үпкә җилләтү җайланмалары да. Ул вакытта Нью-Йорк һәм Нью-Джерси штатларында хәлләр начараер дип көтелә иде, шуңа күрә ИВЛ җайланмалары шушы ике штатта складларга куелды. Бәхеткә, вирус йоктыручылар саны кискен артмау сәбәпле, бу җайланмаларны куллану кирәк булмады, ләкин алар хәлләр начараеп китү очрагында кирәк булыр дип саклауда калдырылды”, дигән агентлык вәкиле. Ул Русия җиһазлары хастаханәләргә җибәрелмәде дип ассызыклаган.

Хәзер Русиядән килгән үпкәне ясалма җилләтү җайланмалары агентлыкка кире кайтарыла дигән.

Нью-Йорк һәм Нью-Джерси штатлары хакимияте вәкилләре BuzzFeed интернет-порталына Русиядән 45 ИВЛ җайланмасы алуларын сөйләгән. Нью-Джерси штаты сәламәтлек саклау департаменты сүзчесе Донна Лёйзнер 15 җиһаз алынганын әйткән. “Алар нигездә электр челтәрләренә туры килмәү сәбәпле кулланылмады”, дигән штат вәкиле.

12 майда Петербурның Изге Георгий хастаханәсендә коронавируслы авырулар дәвалана торган бүлектә янгын чыгып, биш пациент һәлак булды. ИВЛ аппаратында кыска ялганыш сәбәпле ут чыгып, аппаратның кислород савыты кабынып киткән дип фаразланды.

9 майда Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханәдә дә COVID-19 белән авыручы тоташтырылган җиһазлар янып китеп, бер кеше һәлак булган иде. Бу хәлләрдән соң Петербурда, Ленинград өлкәсендә һәм Акъярда Урал прибор төзү заводы аппаратларын кулланудан баш тарттылар.

Петербурдагы Изге Георгий хастаханәсенә Урал прибор төзү заводы 237 ИВЛ аппараты тапшырырга тиеш булган. Бу җайланмаларның һәрберсе 1,9 миллион сум тора, барлыгы 441,3 млн сумлык килешү төзелгән, әлеге акчалар Петербур бюджетыннан түләнә дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG