Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 240 меңгә җитте


Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның Татарстанда 87, Башкортстанда 49 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлек эчендә тагын 87 кешедә COVID-19 рәсмән расланган. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Республикада 13 майга 1919 кешедә коронавирус расланган, 740 кеше савыккан, узган тәүлектә 100 кешенең савыгуы хәбәр ителә.

Яңа үлем очраклары турында әйтелми. 12 майга республикада COVID-19 авырулы җиде кешенең үлеме теркәлгән иде.

Яңа ачыкланган очракларның өчесе читтән кайткан авырулар, калганнары Татарстанның үзендә йоккан. 31 кеше хастаханәгә салынган, 56 кешенең авыру билгеләре сизелми яки авыру җиңел формада уза дип хәбәр итә Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы.

Яңа очракларның яртысы Казанда – 43 кеше, Апаста 20 очрак теркәлгән. Түбән Кама – 9, Яшел Үзән – 5, Биектау районында – 3 очрак, Лаешта – 2, Балтач, Буа, Югары Ослан, Кукмара районарында берешәр очрак теркәлгән.

Башкортстанда 49 яңа очрак. Республикада барлыгы 1696 кешедә яңа вирус расланган, 16 кеше үлгән.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыручылар саны 10028 кешегә арткан, 96 кеше үлгән.

13 майга Русиядә COVID-19 242 271 кешедә расланган, 2212 кеше үлгән. 48 003 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 13 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 919 (+87) 740 (+100) 6 (+0)
Башкортстан 1 696 (+49) 466 (+30) 16 (+0)
Русия242 271 (+10 028) 48 003 (+4 491) 2 212 (+96)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG