Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт һәм урыс теле укытучылары бәйгесе җиңүчеләренә 50шәр мең сум түләнәчәк


Башкорт телен һәм урыс телен укытучылар арасыннан иң яхшы 50 укытучыга премияләр бирелә.

Башкортстан мәктәпләрендә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында башкорт теле һәм урыс теле укытучыларын 50 шәр мең премия белән бүләкләячәкләр. Бу турыда карарны Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарган. Иң яхшы 50 укытучыны сайлап алу өчен бәйге уздырыла, аларның эшчәнлекләре турында мәгълүмәт дистанцион рәвештә тапшырыла дип хәбәр итә Башинформ.

Укытучыларның эшчәнлеге ике дистәдән артык критерий нигезендә бәяләнә. Укучыларның предметтан өлгереше, олимпиадалар, бәйгеләрдә җиңүләре белән беррәттән укытучының телне укытканда авторлык програмнары, яңа технологияләр куллануы, дәреслекләр авторы булуы һәм элек алынган мактаулы исемнәре дә исәпкә алыначак.

2019 елның маенда Башкортстанда республиканың мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә "Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен" республика башлыгы грантлары бүленгән иде. Азатлыкның Башкортстандагы хәбәрчесе Кәрим Яуш грантларга күзәтү ясап, “республикада сан ягыннан икенче урында булган татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә сукыр бер тиен дә бүленми” дигән нәтиҗәгә килде. Башкортстан хөкүмәте карарына ярашлы, 74.5 миллион сумнан артык күләмдә грантның абсолют күпчелеге башкорт милли оешмаларына, башкорт мәдәниятен, телен үстерүгә юнәлтелә.

XS
SM
MD
LG