Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә БДИ күчерелә, төп дәүләт имтиханы булмаячак


Тугызынчы сыйныфларның математика һәм урыс теленнән имтиханнары булмый. Югары уку йортларына керергә җыенмаган укучылар БДИны тапшырмау хокукы ала.

Русия мәгърифәт министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарын соңгарак күчерү турында хәбәр итте. Имтиханнарның кайчан буласы әлегә әйтелми.

Моннан тыш, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы булмый. Ул математика һәм урыс теленнән узарга тиеш иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар аттестатына бу фәннәрдән имтихан билгеләре урынына еллык билгеләре куелачак.

Мәгърифәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, БДИ тапшыру таләбе унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның барысына да куелмаячак. Югары уку йортына керергә ниятләмәгән балалар БДИдан азат ителә ала.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле БДИ тапшыру май ахырыннан 8 июньгә күчерелгән иде.

XS
SM
MD
LG