Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова Мәскәү хастаханәсендә ир бала тапкан


Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова ире белән телевизион тапшыруда
Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова ире белән телевизион тапшыруда

Лилия Сәләхетдинова үзе дә, баласы сәламәт дип белдерде "Ярдәм" мәчете имам хатыйбы Илдар Баязитов.

Камил булмаган остеогенез (уылучан сөяк) белән авыручы Лилия Сәләхетдинова​ (ире фамилиясе буенча Тимергалиева) Мәскәүдә Кулаков исемендәге хастаханәдә бала тапкан.

"Лилия баланы Мәскәүдә тапты, ире Ришат белән март азагында ук Мәскәү белгечләре янына киткән иде. Бүген кичке 6дан соң ир балалары туды. Ярып алганнар. Лилия үзен яхшы хис итә, ял итә. Бала бераз иртәрәк туган, әмма сәламәт, сөбханаллаһ! Исемне әле сайламаганнар", диде Азатлыкка "Ярдәм" мәчете имамы Илдар Баязитов.

Лили үзе элегрәк сөйләвенчә, табиблар аңа баласын төшерергә тәкъдим иткән, чөнки балага әнисенең авыруы күчүе ихтималы зур икән. Карынында бала күтәрү Лилиянең үзенең дә сәламәтлегенә яный дигән табиблар. Ләкин ул баласын саклап калачагын белдерде.

Лилия озак еллар Казандагы “Ярдәм” мәчетендә урнашкан тернәкләндерү үзәгендә эшли, хәзер ул аның җитәкчесе урынбасары. “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов сөйләгәнчә, Лилиянең авырга узуы хакында алар күптән түгел белеп алганнар. Ул вакытта аның авырына инде өч ай булган. “Лилиянең баласын табарга катгый карарын белгәч, без бу хәлгә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә булдык. Табиблар аны бар яклап карасын, ярдәм итсен, инвалид бу дип үзләреннән җаваплылыкны төшермәсен” дип сөйләгән иде ул вакытта хәзрәт.

Мәчет дә ярдәм итәчәк дип ышандырды.

Танылган шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Лилия Сәләхетдинова 2018 елның көзендә Ришат Тимергалиев исемле егеткә кияүгә чыккан иде. Узган ел ахырында алар Мәскәүдә “Мужское/Женское” тапшыруында катнашты. Тапшыру Беренче каналда 15 гыйнварда күрсәтелде. Анда Лилия хаҗга баргач Аллаһтан үзенә сәламәт ир, ярдәмче, юлдаш соравын, бала тәрбияләргә теләүләрен, ләкин иренең дә инвалидлыгы булганлыктан, асрамага бала бирмәсләр дип уйлавын сөйләгән иде. Яшь гаиләнең үз фатирлары булмавын белгәч, тапшыруның алып баручысы Александр Гордон эфирда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, аларга фатир бирүләрен үтенгән иде.

XS
SM
MD
LG