Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәсе 27 майга билгеләнгән


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Мәхкәмә утырышы Самарда узачак. Дилмөхәммәтов май бәйрәмнәре алдыннан Уфадан шушы шәһәргә озатылган.

Башкортстандагы сәясәтче һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәсе Самар шәһәрендә, Үзәк хәрби мәхкәмәдә узачак. Бу турыда аның адвокаты Алексей Захаров хәбәр итә. Аның сүзләренчә, Дилмөхәммәтов әле май бәйрәмнәренә кадәр үк Уфадан Самарга озатылган булган.

Элек Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовка карата мәхкәмәне 17 апрельдә башларга дигән карар чыгарган иде. Адвокатлар утырышны Уфада уздыруны сорады, чөнки бу эш нигезендә шаһитләр булып баручыларның күпчелеге Уфада яши. Әмма мәхкәмә бу үтенечне кире какты.

Апрель башында мәхкәмә Дилмөхәммәтовны 2020 елның 24 сентябренә кадәр сак астында калдырды.

Захаров сүзләренә караганда, 27 майда мәхкәмә утырышына журналистлар да, утырышны карарга теләүчеләр дә кертелмәячәк. Самар хәрби мәхкәмәсенең сайтында “санитар-эпидемиология торышы сәбәпле мәхкәмә эшендә катнашучы булмаганнар мәхкәмә бинасына кертелми” дигән игълан тора. Захаров фикеренчә, Башкортстанда яшәүче шаһитлардан сорау алу видеоконференция аша булырга мөмкин.

Айрат Дилмөхәммәтовка каршы биш җинаять эше ачылган. Ул 2019 елның март аенда илнең бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепләнеп кулга алынды. Апрельдә Дилмөхәммәтовка каршы “террорчылыкка чакыру” маддәсе нигезендә эш ачылганы билгеле булды. Октябрьдә һәм 2020 елның гыйнварында аңа карата тагын ике җинаять эше кузгатылды. Соңгысы “террорчылыкны финанслау” маддәсе нигезендә ачылды.

2019 елның апрелендә Русиянең “Мемориал” хокук яклау җәмгыяте Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

2019 елның маенда Айрат Дилмөхәммәтов үзенә рухи, матди һәм мәгълүмати ярдәм сорап Русия һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG