Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары Рада Русия социаль челтәрләренә карата чикләүләрне хуплады


2017 елда Украинаның иминлек шурасы Русия социаль челтәрләренә карата керткән чикләүләр озайтыла.

Югары рада Русиягә карата икътисади һәм башка чикләүләрнең вакытын озайтуны хуплады. Бу турыда документны рада 13 майда караган, аны кабул итү өчен кирәк булган 226 депутат урынына 248 депутат яклап тавыш бргән, дип хәбәр итә Укринформ.

Бу документ нигезендә Украинаның иминлек һәм саклану шурасы 2017 елның 28 апрелендә кабул ителгән махсус икътисади һәм башка чикләү чараларын озайта алачак.

Чикләүләрнең бер өлеше, аерым алганда, Украина интернет-провайдерларына Русиянең бер төркем ресурсларына керү хезмәте күрсәтүне тыя.

“Русия Федерациясенең Украинага каршы кораллы агрессиясе дәвам итә. Бу меңнәрчә украин хәрбие һәм тыныч тормышлы кешеләрнең үлеменә китерде, Украина бөтенлеген, аның ватандашлары хокукларын һәм иреген бозды, аны биләмәләренең бер өлешен вакытлыча оккупацияләүгә китерде”, диелә Рада карарының аңатмасында.

Русиянең Украинага каршы кораллы агрессиясен туктату өчен чикләүләр кулланырга нигез бар, диелә.

2017 елның маенда Украинаның бишенче президенты Петр Порошенко берничә социаль челтәрне тыйды. Атап әйткәндә, “Вконтакте”, “Одноклассники” челтәрләре, Mail.Ru Group сайты, “Яндекс” сервисы һәм башка берничә ресурс куллануга тыелды.

XS
SM
MD
LG