Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе Кырымдагы блогер Мемедеминовка хөкемне үзгәрешсез калдырды


Нариман Мемедеминов
Нариман Мемедеминов

Блогер һәм журналист Нариман Мемедеминов коллегаларына мөрәҗәгать итеп, Кырымда эзәрлекләүләрне яктыртуларын дәвам итәргә чакырган.

Мәскәү өлкәсендәге хәрби апелляция мәхкәмәсе Кырымдагы журналист һәм блогер Нариман Мемедеминовка карата хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. 14 майда узган апелляция мәхкәмәсе нәтиҗәсен Крым.Реалиигә адвокат Эдем Семедляев сөйләгән.

Аның сүзләренчә, мәхкәмә утырышында Мемедеминев коллегаларына мөрәҗәгать итеп, аларны Кырымда эзәрлекләүләрне яктыртудан туктамаска өндәгән.

“Сез бу юнәлештә эшне дәвам итәсездер, Русия кануны килгәннән соң Кырымда ниләр булганын, бәйсез журналистлар белән ниләр булып ятканын сөйлисездер дип ышанам. Сез эшли торган әйбеләр барысы да дөрес. Сезгә зур рәхмәт. Алга таба да Кырымда дин, милләт һәм һөнәр белән бәйле эзәрлекләүләргә игътибар бирүегезне үтенәм”, дигән Нариман Мемедеминов.

Шул ук вакытта ул мәхкәмә карарына карата “иллюзияләре” булмавын әйткән. “Барысы да кешеләр кулында түгел, Аллаһ кулында. Шулай да мин бу кешеләр тарафыннан ниндидер гаделлеккә исәп тотам”, дигән блогер хөкемдарларны күздә тотып.

Нариман Мемедеминов - кырымтатар блогеры һәм журналист. Аны 2018 елның мартында тоткарлап тикшерү изоляторына япкан иделәр.
2019 ел октябрендә ул террорчылыкка чакыруда гаепле дип табылып, ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Русия хокук саклаучылары Мемедеминовның 2013-2015 елларда YouTube-та алып барган каналына дәгъва белдерде. Анда сәяси вакыйгаларга аңлатма бирелгән, ислам нормаларын үтәргә чакырылган, Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Балаларны яклау көне һәм Русиядәге башка бәйрәмнәр уңаеннан фикерләр белдерелгән берничә дистә видеоролик урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG