Ростуризм оешмасы Русия төбәкләре башлыкларыннан эчке туризмга ярдәм күрсәтүләрен сорый. Коронавирус пандемиясе аркасында бу тармак 1,5 триллион сум күләмендә югалтулар кичергән, акча әйләнеше 95-100 процентка кимегән. Хәлләр яхшырмаса, 2,5 миллион кеше эшсез калырга мөмкин. Бу турыда Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова губернаторларга язган хатында белдергән.
Мөрәҗәгатендә Догузова туризм өлкәсенең Русия хөкүмәте тарафыннан коронавирус эпидемиясе вакытында иң зур зыян күргән тармак дип танылганын әйтә. Бизнес инфраструктурасын һәм хезмәткәрләрне саклап калу өчен төбәк дәрәҗәсендә өстәмә ярдәм чаралары кирәк дип саный ул. Бу турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтү дә, салым һәм башка түләүләр ягыннан ташламалар да булырга мөмкин.
Шул ук вакытта, Татарстанның туризм дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов китергән саннарга караганда, Татарстанның туризм тармагы Русия бюджетына елына 7,8 миллиард сум салым түли, ә Татарстан казнасына салымнарның 1,8 миллиарды гына кала.
Иванов сүзләренә караганда, бу елның апрель аенда Татарстанда туризм тармагы 2,4 миллиард сум югалткан, әгәр чикләүләр сакланса, югалтулар дистәләгән миллиард булачак. Республикада туризм тармагы чикләүләр алынганнан соң бер ел узгач кына элеккеге хәленә кайтырга мөмкин дип фаразлаган Иванов.
Ул шулай ук Татарстан ягыннан бу тармакта эшләгән оешмаларга ярдәм күрсәтелүен дә билгеләп узган. Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге туристик объектларны реклам бирү ягыннан ярдәм күрсәтә, кунакханәләр пандемия вакытында җылылык һәм электр энегриясе өчен фактта тотылган кадәр күләмдә генә түли дигән комитет башлыгы.
Русия төбәкләреннән Краснодар крае 1 июньнән курорт оешмаларының эшкә керешүен игълан итте. Медицина хезмәтләре күрсәтүгә лицензияләре булган оешмалар төбәктә эпидемиологик хәлләр торышы тотрыклы булган очракта эшли алачак. Алар Роспотребнадзорның катгый таләпләрен үтәргә тиеш була.