Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ЮКОС инвесторларына 57 млрд доллар түләүгә каршы шикаять бирде


Русия Нидерланд Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, Һаага апелляция мәхкәмәсенең карарын гамәлдән чыгаруны сорый.

Русия ЮКОС хиссәләрен тотучыларга 57 миллиард доллар түләргә тиешлеген танымый, бу турыда Һаага апелляция мәхкәмәсе карарын дөрес түгел дип саный. Русия юстиция министрлыгы хәбәр иткәнчә, апелляция мәхкәмәсенең карарына каршы Русия Нидерланд югары мәхкәмәсенә шикаять биргән. Шикаятьнең кайчан каралачагы билесез.

ЮКОС эше буенча мәхкәмәләрдә Русия вәкиле булган Халыкара хокук яклау үзәге җитәкчесе Андрей Кондаков апелляция мәхкәмәсе кайбер фактларны исәпкә алмады дип саный. Ул ЮКОСның хиссәләрен тотучыларны “намуслы инвестор булмады, хокукка каршы гамәлләр кылды”, дип белдергән.

18 февральдә Һаага апелляция мәхкәмәсе Русия алдына ЮКОСның элеккеге инвесторларына 57 миллиард доллар түләү таләбе куйды. 50 миллиард доллар төп сумма, 7 миллиард – процентлар диелде.

Беренче тапкыр ЮКОСка компенсация түләү карарын 2014 елда Һаагадагы мәхкәмә кабул итте. Карарда Русиянең ЮКОС ширкәтен аның хуҗаларыннан тартып алуы әйтелә. Мәхкәмә фикеренчә, Русия хакимияте ширкәтне бөлгенлеккә төшереп, ЮКОС җитәкчесе Михаил Ходорковскийны сәясәттән алып ату максатын куйган. Мәхкәмә карары чыгарганда Русиянең Кырымны басып алганда кануннарны үзенә файдалы итеп куллануы да дәлил итеп китерелгән.
Һаагтагы мәхкәмә Русияне 2015 елның 15 гыйнварына кадәр инвесторларга ширкәттән урланган акчаны кире кайтарырга һәм 65 миллион доллар штраф түләтергә карар кабул итте. 2016 елда һааг бүлге мәхкәмәсе бу карарны юкка чыгарды. Хиссә ияләре үз чиратында әлеге карарны апелляция мәхкәмәсенә бирде.
Мәхкәмә карары нигезендә Русиянең чит илләрдәге милке тартып алынып, ЮКОС инвесторларына кайтарылырга мөмкин. Русия юстиция министрлыгы Һаага апелляция мәхкәмәсенең карарын шикаять итәчәген белдергән иде.

2003 елда хакимиятләр ЮКОСны салымнарны түләмәүдә гаепләде. Ширкәт башлыгы ялган юл белән акча үзләштерү өчен төрмәгә хөкем ителде. ЮКОС акчалары дәүләтнеке булган "Роснефть" ширкәтенә күчте. Яңа хуҗа компенсация түләүдән баш тартты. Мәхкәмә эше 10 елдан артык дәвам итте.

XS
SM
MD
LG