Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда музейлар, китапханәләр һәм фитнес заллары эшли башлый


Татар әдәбияты музее, Казан

Татарстан хөкүмәте карары белән 18 майдан коронавируска каршы чикләүләр йомшартыла. 

Татарстанда 18 майдан музейлар, китапханәләр, бассейннар, фитнес заллары эшли башлый, экскурсияләр уздырырга рөхсәт ителә. Бу турыда республика хөкүмәтенең 17 майда чыккан карарында әйтелгән. Хөкүмәт фәрманы аның рәсми сайтында дөнья күрде.

Карарга ярашлы, музейлар, китапханәләр, фитнес-заллар, бассейннар билгеле бер санитар-эпидемиология таләпләрен үтәү шарты белән ачыла. Фитнес оешмаларына күпләп кеше кабул итәргә ярамый, дәресләр бары бер шөгыльләнүче һәм бер тренер катнашында уза ала.

Һөнәрмән спортчылар ачык һавада күнегүләр ясый башлый алачак. Башка кешеләргә дә ачык һавада спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителә. Ләкин төркемнәр белән чыгарга ярамый – иң күбе ике кеше, һәм алар арасында биш метр ара калдырылырга тиеш. Паркларда, йорт янында спорт һәм балалар уен мәйданчыкларында шөгыльләнү дә рөхсәт ителми.

Экскурсияләр төркемендә биш кешедән дә артмаска тиеш. Сөйләүче радио җиһазлары кулланган очракта, төркемгә ун кеше алу рөхсәт ителә.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, 30 марттан Татарстанда изоляция тәртибе кертелде. Халыкка йорт яныннан ераграк булган җирләргә бару өчен электрон рөхсәт алу таләбе куелды. 12 майдан SMS аша рөхсәтләр тәртибе гамәлдән чыгарылды, урамда, кибетләрдә, җәмәгать транспортында битлекләр һәм бармакчаларсыз йөрү тыелды.

XS
SM
MD
LG