Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан сигезенче кеше үлгән


Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның Башкортстанда – 94, Татарстанда 80 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда COVID-19 вирусы тагын бер кешенең гомерен өзгән. 1941 елгы Түбән Кама районы кешесе 16 майда район үзәк хастаханәсендә үлгән. 1 майда аны йогышлы авырулар бүлегенә салган булганнар, 6 майдан үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган булган.

Бу мәгълүматны Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны сигезгә җитте. Ләкин Русия оператив штабы статистикасында соңгы үлем әлегә күрсәтелми.

Узган тәүлектә республикада тагын 80 кешедә COVID-19 ачыкланган. 18 майга республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 2312 очрагы теркәлгән, 1195 кеше савыккан. 1110 кеше хастаханәләрдә яки өйләрендә амбулатор дәвалану ала.

Яңа ачыкланган авыруларның барысы да вирусны Татарстанда йоктырган. 17 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше авыруны җиңелчәрәк кичерә һәм өйләрендә дәвалана.

80 очракның күпчелек өлеше Казанда – 61 кеше, Чаллы шәһәре, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районннарында дүртәр очрак.

Башкортстанда 94 яңа очрак, яңа үлемнәр турында хәбәр ителми. Республикада барлыгы 2155 кешедә COVID-19 расланган, 651 кеше савыккан, 1487 кеше дәвалануын дәвам итә. Алдагы көннәрдә коронавирустан 17 кеше үлгән иде.

Русиядә узган тәүлек эчендә COVID-19 авырулары саны 8926 кешегә арткан, 91 кеше үлгән. Илдә барлыгы 290 678 кешедә коронавирус ачыкланган, 2722 кеше үлгән, 70 209 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 18 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 312 (+80) 1 195 (+22) 7 (+0)
Башкортстан 2 155 (+94) 651 (+52) 17 (+0)
Русия290 678 (+8 926) 70 209 (+2 722) 2 722 (+91)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG