Accessibility links

Казанда 21 мең эшмәкәр зыян күргән, эшсезләр саны биш тапкырга арткан


Казан казнасы изоляция чорында эшмәкәрләрдән 300 млн сум салым ала алмаган

Ел башында Казанда 80 мең кече һәм урта эшмәкәрлек эшләгән. Шуларның 21 меңнән артыгы рәсман зыян күргән дип санала. Алар Русия хөкүмәте билгеләгән зыян күргән тармаклар исемлегенә кергән. Бу хакта бүген Казан хакимияте җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Шакиров башкаланың оператив штабында белдерде. Аның сүзләренчә, салымны ярты елга кичектереп түләү аркасында Казан казнасына керемнәр кимегән.

“Казанда салымны кичектереп түләү күләме 300 млн сумнан артып китә. Өстәмә иминият түләүләре дә 30 проценттан 15 процентка төшерелде”, диде Шакиров.

Казанда кредитларын кичектереп түләүче эшмәкәрләр саны да арта. Аларның 30 процент кереме кимегән очракта банкларга мөрәҗәгать итә ала.

“Республика банкларына 2967 эшмәкәр кредитларын реструктурлаштыруны сорап мөрәҗәгать итте. Бу 32 млрд сумга якын акча. Инде 2 мең эшмәкәр 24 млрд сум күләмендәге кредитларын үзгәртә алганнар”, диде ул.

Эшмәкәрләрнең авыр хәлдә калуы Татарстан бюджетында да үзен сиздертәчәк.

“Казанның 20 зур сәүдә үзәкләрендә 4093 аренда бирүче эшли. 14 мең эш урыны булдырылган. 2019 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетына алар 1,3 млрд сум акча керткән булган. Шуларның зур өлешен милек салымы алып тора”, ди Шакиров.

Казан түрәсе икътисадый аска тәгәрәү озакка барачак дип фаразлады һәм эшсезләр саны артуын белдерде.

“Бүген Казанның мәшгульлек үзәгендә 18 мең 177 кеше теркәлгән. 1 апрельдә алар биш тапкырга азрак булган. Аларның саны 3 мең 70 кеше генә иде. Апрельдә 716 кеше эшле булган. Эш урыннары ике тапкырга кимеде, шулай да бүген 8 мең 32 вакансия бар”, диде Илдар Шакиров.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, башкала бюджетында кече һәм урта бизнес өлеше 38 процентка җиткән булган. Соңгы елларда ул эшкуарлык мохитен булдыру өчен күп эшләвен әйтте һәм эшмәкәрләрне яңача эшләргә чакырды

Эшмәкәрләргә ярдәм буларак Казан хакимияте субсидияләр бирүне дәвам иттерәчәген белдерде. Моннан тыш, 18 октябрьгә кадәр муниципаль парковкалар өчен шимбә көнне дә акча алынмаячак. Эш көннәрендә алар кичке 6га кадәр түләүле булачак. Шулай ук 103 кафе үз биналарын янында бушлай җәйге кафе корылмалары төзеп куя алачак.

XS
SM
MD
LG