Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Корал белән идарә итү концлагерьны цивилизациягә әйләндерми"


Владимир Путин
Владимир Путин

Путин Русияне аерым бер цивилазация дип атады. Урыс булмаган халыклар вәкилләре моны Русия президентының мактануы дип билгели.

Русия президенты Владимир Путин Русияне ил түгел, ә аерым бер цивилизация дип атады. Ул моны "Россия 1" телеканалына интервью биргәндә әйтте.

"Русия ул гади ил түгел, ә чыннан да аерым бер цивилизация. Ул күпмилләтле, күп төрле традицияле, мәдәниятле, динле ил. Әгәр без цивилизацияне саклап калырга телибез икән, югары технологияләргә һәм аның киләчәгенә басым ясарга тиешбез". Бу интервьюны ул узган елның сентябрьдә үк биргән, әмма аны шушы көннәрдә дә генә чыгардылар.

Азатлык Путинның "Русия — аерым цивилизация" дигән сүзләре турында милли хәрәкәт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм белгечләрнең фикерләрен сорашты.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Путинның бу сүзләре аптыраганнан әйтелгән һәм көлке генә тудыра дип саный.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Әйтәләр бит, аптыраган үрдәк арты белән суга чума дип. Бу шушы аптыраганнан, халык инде фәкыйрьлектән, чарасызлыктан, эшсезлектән, өметсезлектән тәмам килеп терәлгәч, шушы мескен халыкны үсендереп җибәрү өчен әйтелгән сүз.

Хәзер "крымнаш"лар уйнамый, рейтинг түбән, моңа кадәр корал белән мактана иде, аннан да көчлерәк корал — коронавирус килеп чыкты. Шуңа күрә мин моны халыкның күңелен, дәртен күтәрер өчен ыргытылган сүз дип кабул итәм.

"Без — бөек, без — цивилизация" дигән сүзләрне зур әзерлек белән әйтергә, аны тарих белән дә, бүгенге тормышың белән дә исбатларга кирәк. Син цивилизациягә лаекмы бүген, аның билгеләре күренәме?

Японияне бөек цивилизация дип әйтер идем, һәм тарихы белән, һәм атом бомбасыннан исән калып та шундый уңышларга ирешкән өчен. Аларның әйтергә хаклары бар, ләкин алар да әйтми ул сүзне.

Бу сүзне 1930нчы елларда фашистик Германия әйтеп карады. Алманнар — аерым зур милләт, бөек раса, бөек цивилизация диде. Һәм шуны исбатлау өчен бөтен дөнья буенча дәлилләрен эзли башлады.

Путин "цивилизация" дигән юаткыч имезлек уйлап чыгарды

Ә хәзер Русиядә халык үләт чиреннән йөзәрләп, меңәрләп кырылып ятканда, бөтен кеше эшсез калганда, Путин "цивилизация" дигән юаткыч имезлек уйлап чыгарды. Халыклар "безне дә бу исемлеккә керткәннәр икән" дип барабан тотып чыксыннар өчен башка милләтләрнең дә күңелен күреп, "күп милләтле, күп динле" дигән төшенчәләрне искә төшерде.

Татарлар бу җирлектә үзләре бик зур цивилизация, без, бәлки, Евразия цивилизацияседер. Без — борынгы татарның цивилизациясен дәвам итә торган халык.

Путин бит бу сүзләрне әйткәндә урыс милләтен күздә тотты. Моны күтәреп алырлар дип уйлады, ләкин халык көлә генә. Кияргә ыштаның булмасын, ничек инде син цивилизация каешы буып куя аласың? Бу көлке һәм кызгану гына уята.

Башта экологияне рәткә китерергә, кешенең тамагын туйдырырга кирәк. Бөтен сатып алган әйберләре чит илнеке: санаклары, смартфоннары, медицинасы. Русия халкы сәнәк белән көрәктә, бәдрәфе урамда, өенә су кермәгән. Көлке бу, Путин үзе чираттагы тапкыр көлкегә калды".

Уфадан тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов әйтүенчә, Путинның бу сүзләре — дөнья каршында күкрәк кагу. Ул башкалардан аерылу, Русиянең аерым цивилизация икәнен күрсәтергә тырышу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

— Путин, Русиянең аерым бер юлы бар, ул аерым бер цивилизация дип әйткәндә аны аерым урыс дөньясы итеп күрә чынында. Русия аның өчен беренче чиратта урыслар һәм урыс теле. Әйе, Русия күпмилләтле ил дип әйтелә, әмма бу гыйбарә үзләренә кирәккәндә матур сүз өчен генә кулланыла. Чынбарлыкта күпмилләтлелекне таптап узалар, милләтләрнең телләрен кисәләр, мәктәпләрдә дәүләт телләрен укытуны тыйдылар, федерализм принциплары юк...

Путин сүзләре — кысыр мактану

Урыс булмаган милләтләрне икенче сорт кешеләренә әйләндерү бара. Милләтләр үсеше, аларның телләре, гореф-гадәтләрен саклау — буш сүзләр. Русия нинди цивилизация була ала ди? Бер милләтле, бер динле Японияме инде Русия? Алар әле шулай дия ала, әмма алардан мондый сүзләрне ишеткән юкмы. Путин мактана, күкрәк кага, янәсе, без — аерым. Бу — кысыр мактану. Икенче дөнья сугышында да урыслар гына сугышкан дигән сүзләр шушы мактануның бер күренеше. Хәзер дәүләтләрнең ачулары килә бит шуңа. Әйе, Совет берлегенең иң күп санда корбаннары булды, әмма урыслар гына сугышты дигәндә башка милләтләрнең корбаннарын юкка чыгару бу.

Эрзя активисты Сыресь Боляень Русия эшсез, хастаханәләрсез калган халык белән патриотизм уенын уйнавын дәвам итә дигән фикердә. Авторитар режимлы Русия кешелек дөньясына цивилизация буларак берни дә тәкъдим итә алмый, чөнки ул үзе фәкыйрь, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Сыресь Боляень
Сыресь Боляень

— Патриотизмга басым ясап сөйлиләр икән, урлауның аръягына чыккан дигән сүз. Чыннан да, Русиядә соңгы ике елда хәлләр мөшкәлләнә баруын күзәтәбез. Нәкъ шушы вакытта Мордовиядә яшәүчеләргә алар кабатланмас цивилизация вәкилләре икәнен, аннан башка яшәп булмауны искә төшерергә кирәк. Кайбер районнарда хастаханәләр ябылды, медицина һәм башка социаль тармаклар начар финанслана, эшкә урнашып булмый. Кешеләр акча эшлим дип Мәскәү, Петербур, Түбән Новгородка китә. Яшьләр республикадан качу ягын карый. Дөрес, берсе дә тормыш җиңел булачак дип әйтмәде. Цивилизациянең үзенең зур масштаблы планнары бар. Гәрчә ул планнарда урыс булмаган асаба халыкларга урын юк. Урысларга да әллә ни игътибар юк чынында.

Корал белән идарә итү концлагерьны цивилизациягә әйләндерми

Борынгы Греция, Рим ренессанс, мәгърифәтчелек чорларын тудырды. Ә "Русия цивилизациясе" нәрсә тудыра, тәкъдим итә ала? Нинди уңышлары бар аның? Корал белән идарә итү концлагерьны цивилизациягә әйләндерми. Русия федерация яки конфедерация була ала иде, әмма бу идея читкә этәрелде. Әлегә Русия нефть, газ сатуга гына бәйле фәкыйрь, авторитар империя. Тарихта андый империяләр җимерелгән.

Чуаш язучысы Анатолий Кибеч Путинның Русияне "аерым цивилизация" дип атавы уңышлы түгел дип саный.

Анатолий Кибеч
Анатолий Кибеч

— Коронавирус хәлендә ничек бар, шулай сакланып калу турында уйларга кирәк. Кризистан һәр ил аерым чыгачак, коронавирус күрсәтер кемнең кем икәнен. Европа илләре арасында әллә ни ярдәм юк. Шулкадәр макталган Америка җәмгыяте дә үзен оешкан һәм тәртипле итеп күрсәтә алмады. Путин да арттырып җибәрде.

Безгә аерылырга ярамый. Без хәзер бер дулкында, Кытай да, АКШ та, Русия дә. Кайчандыр илебез галәмдә беренче иде, хәзер алай түгел бугай. Кайчандыр илебез электроникада беренче иде, ә хәзер? Кораллануга килгәндә, бәлки беренчедер. Ләкин ул безгә аерым статус билгеләргә хокук бирмидер.

"Азат Идел-Урал" платформасына нигез салучыларның берсе, сәяси мөһаҗир Рәфис Кашапов:

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

—​ Чын максатларны, гамәлләрне яшерер өчен матур сүзләр таба белү — чекистның осталыгы. Путин Русиянең тарихта, дөньяда тоткан урыны турында сөйләргә ярата. Әмма сүзләрдән тыш гамәлләр дә бар. Русия уңышлы хокукый дәүләт буларак формалаша алмады. Европа, АКШтагы кешеләр өчен булдырылган тормыш стандартлары Русиядә юк. Русия хакимияте кешеләргә хезмәт итми, бу дәүләт кешеләргә полиция ролен үти. Путин һәм аның тирәсендәге кешеләр баю һәм хакимиятне үз кулларында тоту максаты белән генә яши. Менә шушы инде ул "Русия цивилизациясе" нигезләре.

Дания хакимиятләренә "Дания цивилизациясе" турында сайрарга кирәкми

Икътисади, хокукый яктан Русия дәүләтенең үсешендә уңышлар күренмәгәч, кешеләргә башкасын тәкъдим итәргә кирәк дип уйлыйлар. Полиция дәүләтен ничек тә акларга кирәк бит. Әйе, ирек юк, әйе, начар яшибез, коррупция һәм талау, әмма без менә сугышабыз, югары технологияле коралларбыз бар! Дания, Норвегия яки Финляндиядә кешеләр кешечә яши. Аларның хакимиятләренә "Дания цивилизациясе" турында, югары технологияле кораллар турында сайрарга кирәкми. Ә безгә баракта яшәсәк тә, бездән бөтен дөнья өркеп тора дигән фикерне алга сөрәләр.

XS
SM
MD
LG