Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Ураза бәйрәменә кеше җыелу тыелды


Уфаның Ләлә-Тюльпан мәчетендә Ураза бәйрәмендә, 2019 ел
Уфаның Ләлә-Тюльпан мәчетендә Ураза бәйрәмендә, 2019 ел

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республикада Ураза бәйрәменә күпләп кеше җыелу булмаячагын белдерде. Бәйрәм онлайн узачак.

18 майда Башкортстан хөкүмәте оператив киңәшмәсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров бер атнадан билгеләп узылачак Ураза бәйрәме хакында карар белән таныштырды. Аның сүзләренчә, Уразаны кеше җыеп бәйрәм итү тыела.

“Ул гадәттә мәчетләрдә киңкүләм кеше катнашында уза иде. Без дин әһелләре белән киңәштек, алар аңлады, күп кеше җыюны без тыйдык. Шундый карар кабул ителде: бәйрәм намазы онлайн тәртиптә узачак, православларның Олы көн (Пасха) үрнәгендә”, диде Хәбиров.

Республика башлыгы Олы көнне изоляция таләпләрен үтәмичә кеше җыеп уздырган очракларда коронавирус кискен таралып китү күзәтелгәнен искәртте.

Башкортстанның Татар мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева да мөселманнарның изоляция тәртибен бозуына зарланды. Аның сүзләренчә, 12 майда Башкортстанда изоляция тәртибе гамәлдән чыгарылганнан соң күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр эшкә чыккан һәм комендант сәгате таләпләрен үтәмәгән.

“Аеруча мөселманннар, без аларны комендант сәгатен үтәүгә күндерергә теләр идек, бу көннәрдә мәчетләргә һәм зиратларга бармасыннар иде”, дип сөйләде Үтәшева Хәбиров алдында чыгышы вакытында.

Башкортстанда гомум изоляция тәртибе йомшартылса да, балалар һәм өлкәннәр өчен комендант сәгате гамәлдә кала. 65тән өлкәнрәкләргә 18.00 дән иртәнге 6га кадәр урамнарга чыгу тыела, ә 17гә җитмәгән балаларга кичке сигездән көндезге икегә кадәр урамда йөрергә ярамый.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавируска бәйле эшләр торышын сөйләде. 18 майга төбәктә COVID-19 белән йогышлануның 2 155 очрагы теркәлгән, узган тәүлектә 94 яңа очрак. 670 кеше хастаханәдә дәвалана, 41 кеше авыр хәлдә ята.

Забелин сүзләренчә, республикага Якутиянең Чаянда ятмасыннан 1591 вахтачы кайткан. Шулардан 48 кеше хастаханәгә салынган. 180 вахтачы обсерватордан чыгып, өйләренә кайтып киткән. 18 майда тагын 206 вахтачының карантины тәмамлана.

Забелин шулай ук республикада коронавируслы авырулар белән эшләгән медицина хезмәткәрләренең барысына да түләүләр тулы күләмдә башкарылганын әйтте.

XS
SM
MD
LG