Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге яшьләре: "Казанда кырымтатарлар кайгысын онытмадык"


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Активистлар кырымтатарларга аларның ялгыз булмауларын аңлатырга тели.

Азатлык татар яшьләре оешмасы 18 майда кырым татарлары депортациясе көне уңаеннан чаралар уздырган. Оешма вәкилләре Наил Нәбиуллин һәм Рафыйк Кәримуллин Бауман урамында ялгыз пикетларга чыкканнар.

Нәбиуллин Азатлыкка сөйләгәнчә, пикетның максаты – кырым татарларына теләктәшлек күрсәтү.

“Алар ялгыз булмауларын аңлату, күрсәтү, без монда Казанда да аларның кайгысын онытмадык, аларның кайгысы – безнең дә кайгы, аларга төшкән авырлык – безнең өчен дә авырлык дип әйтергә телибез” диде активист.

Моннан тыш, Азатлык активистлары Кырым татарлары депортациясенә багышланган шигырь өзекләрен урыс телендә сөйләп, видео роликлар яздырып тарата. Бу да татарларга рухи теләктәшлек күрсәтү, диде Нәбиуллин.

“Бу бердәмлегебезне ныгыту, без бердәм халык, Кырымда яшәсәк тә, Татарстанда яшәсәк тә, һәрвакыт кайгыларыбызны да, авырлыкларны да, шатлыкларыбызны да уртага салып, бергә үткәрсәк иде дигән сүз”, диде активист.

18 майда Кырым татарларының үз җирләреннән сөрелүенә 76 ел тула. Бүген кырымтатар халкы фаҗигасен дөньяда да искә алалар. Украина, Төркия, АКШта кырымтатар байраклары эленде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе дә кырымтатарларга теләктәшлек күрсәтеп ялгыз пикетка чыкты.

1944 елны 18 маенда Кырым татарларының зур өлеше тарихи ватаннарыннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә куыла. Кырымтатар милли хәрәкәте туплаган мәгълүматка караганда, халыкның 46,2 проценты — балалар, хатын-кызлар, картлар һәлак була.

Ул фаҗигале вакыйгаларны башыннан кичергән 83 яшьлек Зекие Керимова истәлекләрен Азатлыкка сөйләде.

XS
SM
MD
LG