Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендә коронавирустан Татарстаннан йөреп эшләүче вахтачы үлгән


Татарстан кешесенең кайсы шәһәрдән булуы әйтелми. Ул Иркутски өлкәсендә коронавирустан үлгән җиденче кеше.

Иркутски өлкәсендә Татарстаннан вахта белән килеп эшләүче ир-ат коронавирустан үлгән. Бу турыда irk.ru төбәкнең коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына таянып яза.

Татарстанлының 58 яшьтә булуы әйтелә. Ул Усть-Кутьта үзәк район хастаханәсендә дәваланган. Аның кайсы шәһәрдән килүе хәбәр ителми. Бу Иркутски өлкәсендә коронавирустан үлемнең җиденче очрагы.

Элегрәк Татарстанга Якутиядә вахта белән эшләүчеләр кайтарылган иде. Алар “Ливадия” шифаханәсенә 14 көнлек карантинга урнаштырылды. Беренче 69 кеше 8 майда, тагын 26 кеше 18 майда кайтты.

19 майга Икутски өлкәсендә 746 кешедә COVID-19 рәсми теркәлгән, узган тәүлектә 48 яңа очрак расланган.

XS
SM
MD
LG