Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирус йоктыруның 92, Татарстанда 88 яңа очрагы теркәлгән


Русиядә бер тәүлек эчендә 115 кеше яңа вирустан үлгән. Зарарланучыларның гомуми саны 300 меңгә якынлашты.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 88 кешедә COVID-19 рәсмән ачыкланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада хәзер 1091 кеше коронавирустан дәвалана. Вирусны йоктыруның барлыгы 2400 очрагы рәсми рәвештә расланган, шулардан 1301 кеше савыккан. Узган тәүлектә 106 кеше савыккан диелә. Яңа үлем очраклары турында әйтелми, моңарчы республика хастаханәләрендә сигез кеше COVID-19 китереп чыгарган үпкә кабаруыннан үлгән иде.

Моннан тыш, Иркутски өлкәсендә вахта белән эшләүче татарстанлының коронавирустан үлгәне дә билгеле булды.

Яңа ачыкланган авыруларның 20се хастаханәгә салынган, калганнарының хәле авыр түгел, алар өйләрендә дәвалана дип хәбәр итә Татарстан оператив штабы. Авыручыларның күпчелеге Казанда (51) һәм Чаллыда (12).

Башкортстанда 92 яңа очрак, 1561 кеше авырудан дәвалана, 669 кеше савыккан. Республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 2247очрагы расланган, 17 кеше үлгән.

Русиядә COVID-19 барлыгы 299 941 кешедә рәсман теркәлгән, 2837 кеше үлгән. Узган тәүлектә 9263 яңа очрак расланган, 115 кеше яңа вирустан һәлак булган.

Рәсми саннар. 19 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 400 (+88) 1 301 (+106) 8 (+1)
Башкортстан 2 247 (+92) 669 (+18) 17 (+0)
Русия299 941 (+9 263) 76 130 (+5 921) 2 837 (+115)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG