Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ел башыннан ватандашлык бирүне 2,5 тапкыр арттырган


2020 елның дүрт аенда Русия ватандашлыгы 200 меңнән артык кешегә бирелгән. 

Бу елның гыйнвар-апрель айларында 216 мең чит ил кешесе Русия ватандашлыгы алган. Бу узган елның шул айлары белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк. Әлеге саннар Эчке эшләр министрлыгы статистикасыннан күренә.

FinExpertiza халыкара аудит-консалтинг челтәре Русия ватандашлыгы алучыларның күпчелеге Украина кешеләре – Донецки һәм Луһански төбәкләрендә яшәүчеләр дип яза. 2019 елда яңа ватандашлар арасында бу төр кешеләр өлеше берьюлы ике тапкырга арткан һәм 60 процентка җиткән. Ә 2020 елның беренче чирегендә аларның өлеше 67 процент булган – Украинаның 108 меңнән артык ватандашына Русия паспорты тапшырылган.

Узган елның җәендә Русия президенты Владимир Путин үз фәрманы белән ил ватандашлыгын алуның җиңеләйтелгән ысулын Донецки һәм Луһански өлкәләрендә яшәүче барлык кешеләр дә кулланырлык итеп киңәйтте. Аңа кадәр бу ысул белән Русия паспортын “ДНР” һәм “ЛНР” төбәкләре кешеләре генә ала ала иде.

Бу елның апрелендә Путин чит ил кешеләренә Русия ватандашлыгын чит ил ватандашлыгыннан баш тартмыйча да алуга хокук бирә торган канун имзалады.

Элек чит ил ватандашлары, Русия паспорты алу үтенече белән мөрәҗәгать иткәндә, чит ил ватандашлыгыннан баш тарту турында гаризасын күрсәтергә тиеш иде.

Русия миграция сәясәте концепциясенә ярашлы, 2019-2025 елларда Русиягә чит илдән 5-10 миллион кеше китерергә ниятләнә дип яза РБК.

Русиядә халык саны икенче ел рәттән кими. The Bell язганча, 2019 елның гыйнвар-октябрь айларында гына да халыкның табигый кимүе 260 мең кешегә җиткән.

XS
SM
MD
LG