Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Медиазона”: Русиядә коронавирустан табиблар башка илләргә караганда 16 тапкыр күбрәк үлә


Журналистлар проекты исәпләп чыгарганча, Русиядә COVID-19 вирусы 186 медицина хезмәткәренең гомерен өзгән. 

Русиядә коронавирустан табиблар үлеме очраклары эпидемия шулай ук киң таралган башка илләр белән чагыштырганда 16 тапкыр күбрәк. “Медиазона” журналистлар проекты вәкилләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Исәпләүләр нигезенә Русия табиблары төркеме алып бара торган “Хәтер исемлеге” алынган. Анда 18 майга 222 фамилия теркәлгән. “Медиазона” һәр очракны барлаган, үз чыганаклары аркылы алган фамилияләрне дә кушып, 186 очракның раслануын яза.

18 майга Русия рәсмиләре 2864 кешенең COVID-19 вирусыннан үлүен хәбәр иткән. Бу саннан исәпләп чыгарганда, үлүчеләрнең 7 проценты диярлек – медицина хезмәткәрләре. Бу башка илләр белән чагыштырганда зур күрсәткеч.

Коронавирустан 30 меңгә якын кеше үлгән Италиядә 200 табибның үлеме әйтелә, аларның өлеше 0,65 процент булып чыга. АКШта табиблар үлеме - 0,48 процент, Иранда - 1,59 процент ди хисап авторлары.

“Медиазона” фаразлавынча, Русиядә табибларның күп үлүе, бер яктан, статистиканың киметеп күрсәтелүе белән бәйле булса, икенче яктан, медицина хезмәткәрләренең шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителмәве аркасында килеп чыга.

“Хәтта Русия рәсмиләре коронавирустан үлгән дип таныган очракларны гына алсак та, алар 61, һәм медицина хезмәткәрләре үлеме ике процент тәшкил итә дигән сүз. Бу барыбер алда телгә алган илләргә караганда биш мәртәбә артыграк. Шул ук вакытта Русия хакимияте илдә коронавирустан үлемнәр саны дөнья илләрендәге уртача күрсәткечтән 7,4 тапкын кимрәк дип ышандыра”, диелә материалда.

Журналистлар медицина хезмәткәрләренең коронавирустан үлеме очракларының өчтән икесе дүрт төбәккә туры килүен әйтә: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербур һәм Дагыстан.

Үлгән медицина хезмәткәрләренең яртысы – кече һәм урта медицина персоналы, Русиядә COVID-19 авыруыннан шәфкать туташлары ешрак үлә диелә.

6 майда Мәскәүдә коронавирустан Башкортстан табибы 28 яшьлек Наил Саматов вафат булган иде. Әнисе Азатлыкка сөйләгәнчә, табиблар аны коронавирустан түгел, пневмониядән үлде дип теркәгән.

Аннан алда Башкортстанның Бәләбәй шәһәре хастаханәсендә күп еллар шәфкать туташы булып эшләгән, авырып китеп, үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш үлгән Елена Никонорова очрагы да сораулар тудырган иде. Улы Азатлыкка әнисенең коронавирустан үлүен сөйләде, әмма түрәләр моны кире кага.

XS
SM
MD
LG