Татарстан Тамбов һәм Свердловски өлкәләре белән бергә COVID-19 китереп чыгарган үлемнәр иң азы булган төбәкләр өчлегендә. Бу хакта Федерация Шурасында чыгышында Русия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, хәзер Русиядә коронавирустан үлемнәр күрсәткече 0,95 процент тәшкил итә.
“Бүгенге көндә COVID-инфекциясеннән үлемнәр күрсәткече Русиядә 0,95 процент тәшкил итә, бу тулаем дөнья күрсәткеченнән сизелерлек кимрәк. Иң түбән күрсәткеч диясем килә” дигән Голикова.
Русия төбәкләре арасында коронавирус белән авыручылар һәм аннан үлүчеләр нисбәте ягыннан Тамбов, Средловски өлкәләре һәм Татарстанның күрсәткечләре түбән булуы әйтелде.
Тамбов өлкәсендә 20 майга бу күрсәткеч 0,23 процент (2154 йогышлану очрагына 5 үлем туры килә), Свердовски өлкәсендә - 0,25 процент (3134 очракка 8 үлем) һәм Татарстанда - 0,32 процент (2475 очракка 8 үлем).
Курган, Сахалин өлкәләре, Алтай Республикасы һәм Ненец автоном бүлгесендә коронавирустан үлемнәр бөтенләй булмаган диелә.
Татарстанда узган тәүлектә тагын 75 кешедә коронавирус ачыкланды, эпидемия башыннан барлыгы 2475 кешедә вирус расланды.
Коронавирус йоктыручылар саны ягыннан Русия хәзер дөньяда икенче урында (308 705 кеше). Үлүчеләр саны буенча ул 17нче урында бара.
Рәсми саннар. 20 май 10:35
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Татарстан | 2 475 (+75) | 1 452 (+151) | 8 (+0) |
Башкортстан | 2 335 (+88) | 714 (+45) | 18 (+1) |
Русия | 308 705 (+8 764) | 85 392 (+9 262) | 2 972 (+135) |