Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Таҗетдин мөселманнарны Ураза гаетендә мәчетләргә җыелмаска чакырды 


Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Барлык мөселманнар өчен гает вәгазе һәм намазы федераль каналда күрсәтеләчәк. 

Русия мөфтие, Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Ул аларның Ураза гаетенә мәчетләргә җыелмауларын сорады.

“Рамазан тәмамлана. Ул гади шартларда түгел, ә пандемия шартларында тәмамлана. Рамазан ае үзе дә карантин шартларында узды. Илебезнең президенты һәм төбәкләр җитәкчеләре бу пандемия белән көрәшкә зур игътибар бирә, шуңа күрә без дә бу көрәштә катнашырга тиеш” диде Таҗетдин.

Мөфти Рамазан аенда күмәк намазлар булмавын да искә алды. “Әлбәттә бу бик авыр, чөнки изге Рамазан ае – догалар кылып, тәүбәләргә килү вакыты. Һәм менә бәйрәм якынлаша. Медицина оешмалары кушуыннан чыгып, без карантин таләпләрен үтәргә тиеш, һәм мәчетләрдә күпләп җыелу булмаячак. Бу Рамазанда без сездән хакимият һәм медицина оешмалары куйган бар таләпләрне үтәвегезне бик сорыйбыз һәм моңа чакырабыз”, диде Таҗетдин.

Мөфти сүзләренчә, гает көнне мәчетләргә санаулы кешеләр генә киләчәк, бу имамнар һәм мәчет хезмәткәрләре булачак. Калган мөселманнар өчен Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать җидедән БСТ каналында, аннары Русиянең Беренче каналында Ураза гаетеннән трансляция булачак.

“Аллаһ кушып, карантин тәмамланыр, бу каза үтеп китәр, һәм шунда без йөзләрчә һәм меңнәрчә мәчетләребездә намазлар һәм дәресләр уздыра алырбыз. Ә бәйрәмне безнең котлауларыбыз һәм аралашуыбыз бизәр” диде Тәлгать Таҗетдин.

Татарстанда да Ураза гаете бәйрәме Live форматында узачак. Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарга шундый мөрәҗәть белән чыкты. Элегрәк Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да Idel.Реалиига быел мәчетләрдә элекке кебек бәйрәм намазы, төрле чаралар оештырып булмавын әйтте. Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин мөселманнарны Уразаны өйләрендә бәйрәм итүләрен сораган иде. Соңрак Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да мөселманнарны өйдә генә бәйрәм итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG