Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт кешесе җәмәгать урынында битлек кимәгән өчен кулга алынган


Тоткарланучыга карата “Полиция таләбенә буйсынмау” маддәсе нигезендә беркетмә тутырылган.

Әлмәт шәһәре мәхкәмсе җәмәгать урынында битлек кимәгән өчен 30 яшьлек ир-атны кулга алган. Мәхкәмә карары белән аңа өч тәүлек сак астында тоту җәзасы бирелгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу кешене рейд вакытында полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм патруль машинасына баруын таләп иткән. Ләкин тоткарланучы моны эшләүдән баш тарткан һәм “каршылык күрсәткән” диелә. Нәтиҗәдә аңа карата “Полиция хезмәткәренең кануни таләбенә буйсынмау” маддәсе нигезендә беркетмә язылган.

Татарстан хөкүмәте карары белән республикада җәмәгать урыннарында битлексез йөрү тыела. Бу карар 12 майда гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG