Accessibility links

Кайнар хәбәр

Moody's: Башкортстан һәм тагын дүрт төбәктән халыкның күпләп күчеп китүе көтелә


Халыкара рейтинг агентлыгы белгечләре Русиядә алдагы ике елда эчке миграция көчәячәген фаразлый.

Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган икътисади кризис русияләрне яшәү урынын алыштырырга мәҗбүр итәчәк. Алдагы ике елда халык зур икътисади үзәкләргә тартылачак, бу исә хәлсезрәк төбәкләрнең керемнәре кимүе һәм аларның икътисад ягыннан үсеше әкренәюгә китерәчәк дип белдерә Moody's Investors Service агентлыгы белгечләре. Алар әзерләгән күзәтү белән РБК танышкан.

Халыкның кереме аз булган, социаль ярдәм системы һәм инфраструктурасы үсеш алмаган төбәкләрдән кешеләр күпләп күченәчәк ди белгечләр. Шулай ук кризистан нык зыян күргән тармакларда (сәүдә, кунакханәләр, транспорт) эшләүче халкы күп булган төбәкләр дә мондый хәл белән очрашачак. Үсеш алган төбәкләр (Мәскәү, Петербур) белән уңайлы транспорт элемтәсе булган өлкәләрдән дә кешеләрнең күпләп күченүе көтелә.

Moody's фаразлавынча, мондый күренеш, беренче чиратта, Омски өлкәсе, Чуашстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсендә булырга мөмкин. Росстат китергән мәгълүматка караганда, 2019 елда бу төбәкләрдә кеше башына керем дәрәҗәсе илдәге уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган (аена 35,25 мең сум). Чуашстанда бер кешенең уртача кереме 20,2 мең сум тәшкил иткән, бу иң түбән күрсәткеч.

Икътисади яктан актив халык санының миграция аркасында азаюы инвестицияләр кимүенә һәм салымнар кимү сәбәпле төбәк бюджетлары керемнәре кимүгә китерәчәк ди экспертлар.

XS
SM
MD
LG