Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер ай буе улым белән сигез меңгә яшәдек"


Альбина Шакирҗанова
Альбина Шакирҗанова

Казанда яшәүче Альбина Шакирҗанова улын ялгыз үстерә. Икәүләшеп коммуналь йорттагы 20 квадрат метрлы бүлмәдә яшиләр. Альбина - эшсез. Апрель аенда изоляция вакытында 8 мең сумга яшәргә туры килде дип сөйләде ул Азатлыкка.

Альбина Шакирҗанова Казанның Себер тракты урамындагы коммуналь фатирның бер бүлмәсендә 7 яшьлек улы белән яши. Ул очны-очка ялгап яшәгән вакытта, әнигә ярдәм итәргә кирәк дип Казанның авыл хуҗалыгы институтының икенче курсыннан укуын ташлаган булган. Бүген ни белеме, ни һөнәре юк. Хезмәт биржасында хисапта тора, дәүләт аңа соңгы өч айда 1,5 мең сум түләп торган. Альбина шул пособие һәм бала акчасына яшибез, ди. Моңа кадәр ул берничә ел урын өстендә яткан әтисен караган, аның инвалидлык акчасы 20 мең сум чыккан. Безнең өчебезгә ул күп акча, җитә иде, әти үлеп киткәч, эшләр хөртиләнде, дип сөйли ул.

"Бер ай буена улым белән сигез мең сумга яшәдек"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

— Әти берничә ел урын өстендә ятты, ул беренче төркем инвалид иде, мине аны караучы буларак билгеләделәр. Бала да бәләкәй иде, эшкә чыгып китү авыр булды. Әтинең инвалидлыгы, миңа аны караган өчен якынча 20 мең сум акча чыга чыга иде ай саен. Безгә өчебезгә җитә иде. Әти узган ел үлеп китте. Ул да китте, акча да бетте. Минем даими эш урыным юк, әмма эшсез дә утырмыйм, өйләрне җыештыра идем, керләр юып, үтекләү эшенә дә чакыралар иде. Ел башында Казанның хезмәт биржасына хисапка баскан идем. Белемем дә, һөнәрем дә, эш стажым да булмагач, акча да юк, минем кебекләргә минималь түләү каралган. Өч ай дәвамында 1,5 мең сум алдым.

Хезмәт биржасы эш тәкъдим итә ул, әмма алар авыр эшкә билгели мине. Йә нидер казу, йә нидер ташу... Ә миңа авыр әйбер күтәрергә ярамый. Минем күзләргә операция булырга тиеш иде. Табиблар авыр әйбер күтәрмәскә кушты. Бу коронавирус аркасында планланган операция дә кичектерелде, табиблар кабул итмәде. Хезмәт биржасында мине шулай да чәчтарашлыкка өйрәтү курсларына яздылар, чиратымны көтәм. Ул да изоляция аркасында кичектерелә.

Альбина Шакирҗанованың фатиры
Альбина Шакирҗанованың фатиры

Альбина Шакирҗанова әйтүенчә, хезмәт биржасында хисапта торасың икән, башка җирдә эшләргә ярамый. Белсәләр, пособие түләнми икән. "Ә 1,5 мең сумга ничек яшәргә? Хезмәт биржасы читтә өстәмә эшләгәнне яратмый, кешеләр аны яшерә. Яшисе бар бит, шуңа эш тапса, эшли", дип аңлата ул.

Альбина берничә ай инде коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән. Акча юк, ди. Бурычлар җыела да җыела. Коронавирус аркасында изоляция режимы кергәч, балалар бакчасы эшләмәгән, өстәмә акча эшләргә мөмкинлек булмагач, ул улы белән өйдә утырган. Апрель аена 8 мең сумга яшәдек дип сөйли ул.

Азмы-күпме җыйган акчам бар иде. 8 мең сум тирәсе. Улым белән шул акчага яшәдек

— Миңа мәрхүм әнинең апасы булыша, ул кайчак пенсиясеннән өлеш чыгара. Ул да карт кеше, Киров өлкәсендә яши, бик рәхмәтлемен аңа. Башка туганым юк. Энем бар, ул төрмәгә эләкте, үзенә ярдәм кирәк. Азмы-күпме җыйган акчам бар иде. 8 мең сум тирәсе. Улым белән шул акчага яшәдек. Балалар бакчасына түләргә кирәкми иде. Бакчага йөрмәгәч, юл чыгымы да юк.

Ризык сатып алдым инде. Ит сатып алганым юк күптән, тавык ите ашыйбыз. "Пятерочка", "Магнит" кибетләрендә "красная цена" дигән арзан бәягә тауарлар бар, шуны алам. Ярмалар алдык, токмач, сөт ризыклары, икмәк... Яшелчә, җимешен да аласы килә, арзан бәягә банан, әфлисүн була, шуларны алгалыйм. Кием-салым алмыйбыз.

Альбина Шакирҗанованың улы
Альбина Шакирҗанованың улы

Улыма 7 яшь, мин аны шул бер тапкыр Казандагы зообакчасына һәм бер тапкыр циркка алып бардым. Акча юк.

Альбина Русия президенты Владимир Путинның 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум түләнәчәк дигән вәгъдәсен куанып кабул иткән, бу зур ярдәм дип саный.

— Безгә бу акча бик нык кирәк, булышыр иде. Рөстәм Миңнехановның да түләве булачак диелде. Анысына да шатланам. Балалар бакчасы акчасын да кайтардылар узган айда, шуңа да шатланам.

Альбина коронавирус вакытында тормышым әллә ни үзгәрмәде дисә дә, бу айда өйдән чыга алмаганга күрә ул өстәмә эш башкара алмаган. Ул җыештыручы хезмәте өчен килгән акчадан колак каккан. "Урамга чыга алмадык, өйдә утырдык. Эш тә юк, акча да юк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG