Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин: "Ислам татарларга милләт булып сакланырга ярдәм итә"


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Камил Сәмигуллин мөселманнарны Болгарда ислам кабул итү көне белән тәбрикләде.

Татарстан мөселманнары диния нәзарте рәисе мөфти Камил Сәмигуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне уңаеннан дин кардәшләрен котлады. Мөрәҗәгатендә ул Болгарның ислам кабул итүен “олы вакыйга” һәм “татарлар һәм күпмилләтле ил тарихында бөек көннәрнең берсе” дип атады.

“Борынгы бабаларыбыз, милләтебез язмышында шушы иң мөһим карарны кабул итеп, безгә Раббыбызның рәхмәтенә - Рәсүлебез Мөхәммәтнең өммәте булу бәхетенә ирешергә мөмкинлек бирде. Ислам татарларга бай рухи мәдәният, гыйлемлелек, Аллаһы Тәгалә кануннарына нигезләнгән әхлакый кыйммәтләр алып килә. Гасырлар буе динебез безгә кыен мәлләрдә юаныч һәм терәк, Ватаныбыз иминлеген саклаганда һәм халкыбызга хезмәт иткәндә көч-куәт, куанычлар бүләк иткән...” дип искә ала мөфти.

Мөрәҗәгатендә ул татар халкы тарихында исламның урыны зур булуын ассызыклый. “Һичшиксез, Ислам татарларга милләт булып формалашырга һәм сакланырга ярдәм итте. Без бүгенге көнгәчә шушы какшамас нигездә нык басып торабыз, динебез исә безне юнәлтеп торучы якты йолдыз булып хезмәт итә”, ди мөфти.

“Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителү көне татарлар өчен генә түгел, Россиянең башка мөселман халыклары өчен дә, шулай ук күпмилләтле Ватаныбызны кадерләп яшәгән һәркем өчен мөһим. Күңел түрләребездән ата-бабаларызга карата булган рәхмәт һәм алар сайлаган юлга тугрылык хисләрен юкка чыгару мөмкин түгел. Борынгы Болгарның халкыбызга көч бирүче, безне яңа үрләргә илһамландыручы рухи чыганак булуын без һәрчак истә тотарбыз”, дигән Татарстан мөфтие мөрәҗәгатендә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук мөселманнарны Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итү көне белән котлады. Президент үзенең мөрәҗәгатендә татарларның ислам дине аша “мөселман дөньясының бөек казанышлары белән бәйләнеш” тоюларын искәртә, Болгарның яңарыш кичерүен, моңа дәлил итеп Ак мәчет, Болгар ислам академиясе төзелүен телгә ала. Президент Изге Болгар җыенын коронавирус куркынычы беткәннән соң уздырырга мөмкин булуын да әйтә.

Идел Буе Болгарының исламны рәсми төстә кабул итүе 922 елда була. Болгар ханы Айдар (Алмыш) Багдад хәлифе Могтадирга исламны кабул итәргә карар кылуын әйтеп хат яза. 921 елның 21 июнендә хәлифтән өч илче һәм сәркатиб Ибн Фазлан Болгарга юл тота, бер елдан, 12 май көнне Болгарга ирешә. Ибн Фадлан язып калдырган сәяхәтнамә татар тарихының бу өлешен ачык күзаллау мөмкинлеген бирә.

90нчы еллардан бирле июнь аенда ел саен Болгар җирлегендә Изге Болгар җыены уза иде. Анда меңнәрчә татар-мөселман катнаша. Коронавирус пандемиясе сәбәпле җыен быел булмаска мөмкин. Әлегә бу хакта хәбәрләр күренми.

2017 елда Болгар ислам академиясе ачылды.

XS
SM
MD
LG