Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенцов: "Кырымтатарлар Путин режимына куркыныч тудыра"


Олег Сенцов
Олег Сенцов

Танылган украин режиссеры Русия президентының кырымтатар тоткыннарны ни өчен иреккә чыгармавын фаразлый.

Чыгышы белән Кырымнан булган украин режиссеры, Русия төрмәсендә сәяси сәбәпләр белән утырып чыккан Олег Сенцов Русия тарафыннан сәяси тоткын ителгән кырымтатарларны яклап чыкты. Ул инде икенче елын төрмәдә тотылучы активист Сервер Мустафаевка теләктәшлек белдерде. Үзенең Facebook-тагы язмасында Сенцов кулга алынган кырымтатарларны иреккә чыгару Путин режимы өчен “турыдан-туры янау” булып тора дип искәртте.

“Кремль тотыкларының зур төркеме – кырымтатарлар. Путин аларны азат итәргә бик тә теләми, чөнки бу аның Кырымдагы режимына иң зур куркыныч тудыручы әйбер. Без бу батыр егетләр турында һәрвакыт истә тотарга һәм алар хакында ишетелерлек итеп сөйләргә тиеш. Amnesty International тәкъдим иткәнчә, Русия прокуратурасын хатлар белән күмәргә дә була. Әйдәгез бүген Сервер Мустафаевка теләктәшлек күрсәтик, һәм Русиядән аны иреккә чыгаруны таләп итик” дип язган Сенцов.

21 майда Киевта Сервер Мустафаевның Акмәчеттәге тикшерү изоляторында язган китабы тәкъдим ителә.

2018 елның 21 маенда Кырымда “Кырым теләктәшлеге” хәрәкәтенең координаторы Сервер Мустафаев һәм Бакчасарай районы Топчыкай (Долинное) авылы кешесе Эдем Смаилов кулга алынды.

Аларны Русиядә тыелган Хизб Үт-Тәхрир оешмасында катнашуда гаепләделәр.

2019 елның 15 ноябрендә Дондагы Ростов шәһәрендә урнашкан Көньяк хәрби мәхкәмәсе эшне карый башлады.

Русиядәге “Мемориал” хокук яклау үзәге Сервер Мустафаевны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG