Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума русияләр турында мәгълүмат базасы булдыруны хуплады


Русия думасы бинасы
Русия думасы бинасы

Русия думасы илдә яшәүчеләр турында бер урында мәгълүмат туплау турында канун кабул итте. Аңа ярашлы, һәр кешегә “идетификатор” дип аталган сан бирелә.

Русия думасы илдә яшәүче кешеләр турында бердәм мәгълүмат базасы булдыру хакында канунны өченче һәм ахыргы укылышта кабул итте.

Бердәм федераль регистрга кеше турында төп мәгълүмат кертеләчәк: фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу һәм үлеме көне, СНИЛС һәм ИНН саннары һәм башкалар. Кешенең туганлык бәйләнешләре һәм гаилә хәле турында өстәмә мәгълүмат та кертелергә мөмкин.

Канунда “идентификатор” төшенчәсе дә бар. Ресурстагы “кеше турында мәгълүматның җыелмасы” аерым бер сан астында сакланачак.

Реестрны Федераль салым хезмәте алып барачак. Ведомствоның җитәкчесе урынбасары Виталий Колесников элегрәк Интерфакска белдергәнчә, регистрга “12 төп чыганактан 30 төр мәгълүмат килеп торачак”.

Мәгълүматны эшкәртүче үзәк Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәрендә урнашачак.

Канунның рәсми дөнья күргән көненнән башлап 2025 елның 31 декабренә кадәр күчеш чоры булачак диелә.

2016 елда Русиянең ул вакыттагы премьер-министры Дмитрий Медведев 2025 елга халык турында мәгълүматның уртак базасын булдыру ниятләнгәнен белдергән иде. Реестрга мәгълүматы кертелгән һәр кешегә аерым бер сан – “идентификатор” биреләчәге әйтелде.

XS
SM
MD
LG