2020 елда русияләрнең кулга керә торган акчалары 3,8 процентка кимиячәк. Бу күрсәткеч илнең 2020-2023 елларга социаль-икътисади фаразда китерелгән.
2020 елның икенче чирегендә керемнәр алты процентка кимиячәк. Хөкүмәт кризис вакытында ярдәм күрсәтмәгән булса, бу керемнәр 7,5 процентка кимер иде дип белдергән икътисади үсеш министры Максим Решетников. “Зыян күрүчеләрнең төп өлеше – эшмәкәрләр керемнәре булачак”, дигән министр.
Фаразга ярашлы, 2021 елда халыкның чынлыкта алынган керемнәре янәдән үсә башлаячак, һәм 2,8 процентка артачак.
Февральдә корылган фаразларга караганда, хөкүмәт халыкның керемнәре 1,9 процентка артыр дип уйлый иде. Ә 2021 елда үсеш 2,2 процент булыр дип фаразланды.
2014-2018 елларда русияләрнең керемнәре гел кимеп барды. 2019 елда Росстат халыкның реаль кереме 0,8 процентка үсте дип хисап бирде. Шул ук елдан Росстат реаль керемнәрне санауда яңа ысул куллана башлады. Саннарны да айга бер түгел, кварталга бер чыгаруга күчте.