Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда юлчы очкыч һәлакәткә очрады


Һәлакәт урыны
Һәлакәт урыны

һәлакәттә дистәләрчә кеше һәлак булган диелә.

Пакстанның Карачи шәһәре һава аланы янында очкыч җиргә килеп төшкән, ул “Пакстан халыкара һава юллары”ның Airbus 320 очкычы дип хәбәр итә Geo.tv.

Очкычта 90нан алып 107гә кадәр кеше булган булырга мөмкин диелде. Соңрак Карачи мэры хәбәр итүенчә, очкычта булган 107 кешенең барысы да үлгән.

Очкыч Лахордан Карачига килгән булган. Geo.tv Пакстанның сивил авиациясе идарәсендәге чыганакка сылтанып хәбәр иткәнчә, очкыч төшеп утырырга бер минут кала җиргә төшеп җимерелгән. Ул торак йортлар өстенә төшкән диелә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә китерелми.

XS
SM
MD
LG