Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда “Ел китабы” бәйгесе җиңүчеләре аталды


2019 елда иң күп укылган 31 китап җиңүче дип табылган.

Татарстан Милли китапханәсе 2018 елда нәшер ителеп, 2019 елда халык күп укыган китапларны атады. “Ел китабы” бәйгесендә 323 басма катнашкан. Алар татар һәм урыс телләрендә чыккан. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләр “Чәчмә әсәр”, “Тезмә әсәр”, “Балалар әдәбияты”, “Урыс телендә чыккан матур әдәбият” номинацияләрендә ачыкланган.

Татар һәм урыс телләрендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбиятка да ике номинация булдырылган. Китапларны ничә кеше укуы хакында мәгълүмат республиканың мең ярым китапханәсеннән тупланганы әйтелә. Һәр номинациядә өч урын һәм кызыксындыру бүләкләре билгеләнгән.

Чәчмә әсәрләрдән Рабит Батулла әсәрләре, Айгөл Әхмәтвәлиеваның “Ак читек”, Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китаплары беренче-өченче урыннарга чыккан. Шигърияттә Марсель Галиевнең “Су каргышы”, Лилия Гыйбадуллинаның “Кайту”, Илсөяр Иксанованың “Гомер сурәте” җыентыклары җиңгән. Балалар китаплары арасыннан Гәрәй Рәхимнең “Иске самавыр торбасы”, Йолдызның “Китаплы кич”, Йолдыз Миңнуллинаның “Ай кызы Зөһрә” китаплары 2019 елда популяр булган.

“Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият” номинациясендә өченче урынга Фәүзия Бәйрәмованың “Татарская мать Чингиза Айтматова” китабы лаек булган.

XS
SM
MD
LG