Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзән хастаханәсендәге янгында ике кеше һәлак булган, дүртәү яраланган


Яшел Үзән хастаханәсе
Яшел Үзән хастаханәсе

Янгын үпкәне ясалма җилләтү җиһазы белән бәйле түгел дип белдерелә.

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең кан тамырлары бүлегендә 23 майга каршы төндә янгын чыгып ике кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, аларның икесе реанимациядә.

Район хакимиятенең матбугат хезмәте белдерүенчә, ул бүлектә коронавируслы авырулар булмаган һәм янгын үпкәне ясалма җилләтү җиһазы белән бәйле түгел.

Бинадан 88 кеше чыгарылган, янгын беренче каттагы бүлмәнең 3 дүрткем метрын биләп алган. Янгын сәбәбе хәбәр ителми.

12 майда Петербурның Изге Георгий хастаханәсендә коронавируслы авырулар дәвалана торган бүлектә янгын чыгып, биш пациент һәлак булды. ИВЛ аппаратында кыска ялганыш сәбәпле ут чыгып, аппаратның кислород савыты кабынып киткән дип фаразланды. 9 майда Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханәдә дә COVID-19 белән авыручы тоташтырылган җиһазлар янып китеп, бер кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG