Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү банкында билгесез зат берничә кешене тотык итеп алган


"Альфа банк" бүлеге, архив фотосы

Ул зур күләмдә акча таләп иткән. Полиция җинаятьче белән сөйләшү алып барганнан соң бинага бәреп кергән, җинаятьчене тоткарлаган.

Билгесез кеше Мәскәү банкы бүлегендә берничә кешене тотык итеп алган. Ул ишекләрне бикләп бинаны шартлату белән янаган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Life News мәгълүматынча, җинаятьче "Альфа банк" бүлегендә биш кешене тотык итеп алган. ТАСС үз чыганакларына сылтанып, тотыкларның алты булуын яза. Baza һәм Life News язуынча, күпчелек тотыкны бинадан чыгарганнар, банкта җинаятьче һәм бер кеше генә калган.

Полиция җинаятьче белән сөйләшү алып барган. Ул зур күләмдә акча таләп иткән. Бина һәм якындагы урамнар уратып алынган. Baza язучынча, тотыклар алган ир Delivery Club курьеры киемендә. "Интерфакс"ка күрә ул Русия ватандашы, Мәскәүдә вакытлыча яши.

ЯҢАРТУ. Полиция банк бинасына бәреп кергән. Җинаятьче кулга алынган. "Интерфакс" хәбәр иткәнчә, аның шартлату җиһазы түгел, бомба муляжы гына булган. Беренчел мәгълүматка күрә, әлеге гамәлгә аны кредит бурычлары этәргән.

фикерләр

XS
SM
MD
LG