Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза бәйрәмен кайдан карарга


Бүген мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә. Быел пандемия аркасында мөселманнар Ураза гаетендә мәчетләргә җыела алмаячак, шулай да гает вәгазе һәм намазы федераль каналларда күрсәтеләчәк. Азатлык Рамазан ае тәмамлану уңаеннан узучы бәйрәм чараларын (Казан вакыты белән) карап була торган интернет сәхифәләр тупланмасын тәкъдим итә.

6:30 – Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казанның Гали мәчетеннән онлайн вәгазь укыячак. Ураза бәйрәмен ТНВ каналы, мөфтиятнең рәсми сәхифәсе, Хозур ТВның Youtube каналларында карап булачак.

6:30 – Әлмәт шәһәренең Ризаетдин Фәхретдин исемендәге Җәмигь мәчетеннән онлайн бәйрәм вәгазен карап була.

7:00 – Уфаның Ләлә-Тюльпан мәчетендә бәйрәм намазын Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин укый. Бу чараның трансляциясе шулай үк БСТ каналында һәм Русиянең Беренче каналында булачак.

7:55 – Владимир шәһәре мәчетендә Владимир өлкәсе мөфтие Азат Мөнәвиров бәйрәм намазын укый.

8:00 – Мәскәү өлкәсе Ногински шәһәре Җәмиг мәчетендә бәйрәм намазын мөфти Равил Гайнетдиннең урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Әббәсов укый.

9:00 – Һельсинки мәчетенән Финляндия татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев бәйрәм намазын туры эфирда алып бара.

9:00 – "Россия 1" каналында Русия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдиннең бәйрәм вәгазен карап булачак. Трансляция Мәскәүнең Җәмигь мәчетеннән алып барылачак. Ул мөфтият сәхифәсендә дә күрсәтелә.

Быел Татарстан мөфтие мөселманнарны мәчетләргә бармаска өндәде. "Татарстан диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен "ТНВ" телеканалы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм "Хозур ТВ"ның YouTube каналы аша туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак", диде Камил Сәмигуллин.

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да быел мәчетләрдә элекке кебек бәйрәм намазы, төрле чаралар оештырып булмавын әйткән иде. Русия президенты Владимир Путин да мөселманнар Уразаны өйләрендә бәйрәм итәргә чакырды. Соңрак Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да мөселманнарны өйдә генә бәйрәм итәргә чакырды.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG