Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күп катлы торак йортта газ шартлаган


Казанның Волгоградская урамында йортта газ шартлап, бер хатын-кыз зыян күргән. 

Казанның Волгоградская урамындагы биш катлы йортта газ шартлаган. Шартлау бишенче каттагы өч бүлмәле фатирда булган. Шартлаудан соң янгын чыкмаган. Казадан фатир хуҗабикәсе зыян күргән. Бу хакта гадәттән тыш эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шартлау Волгоградская урамы, 19 йортта була, коткару хезмәтенә бу турыда хәбәр иртәнге 6.40та килеп ирешә.

Йорттан 52 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 10сы балалар диелә.

Кешеләрне 64нче санлы мәктәп бинасына урнаштырып торганнар. Хәзер бинаның куркынычсызлыгын махсус комиссия тикшерә. Йортның кайбер подъездларындагы фатирларга хуҗаларына кире кайтырга рөхсәт ителгән диелә.

Татарстан прокуратурасы әлеге шартлауны тикшерә башлаган.

XS
SM
MD
LG