Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда COVID-19 тагын 62 кешедә, Башкортстанда 89 кешедә расланган


Русиядә узган тәүлектә яңа вирус 8 946 кешедә рәсми теркәлгән, 92 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 62 кешедә коронавирус рәсмән ачыкланган. Бу санны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Республикада хәзер яңа вирустан 881 кеше дәвалана. 1959 кеше савыккан, узган тәүлектә 52 кешенең савыгуы хәбәр ителә. Эпидемия башыннан барлыгы 2849 кешедә коронавирус ачыкланган. Русия штабы саннарында тугыз кешенең үлеме турында әйтелә, 22 майда Татарстан штабы Казанда унынчы пациентның үлемен хәбәр иткән иде.

Татарстандагы яңа очракларның икесе читтән кайткан, калганнары республиканың үзендә йоккан. 12 кеше хастаханәгә салынган, 50 кеше авыруны җиңелчә кичерә һәм өендә дәвалана.

Казанда – 28, Чаллыда – 10, Тукай районында – 4, Биектау районында 3 яңа очрак расланган. Тагын 14 районда икешәр һәм берешәр очрак.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 89 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Республикада яңа вирус йоктыру очраклары – 2772, шулардан 882 кеше савыккан. Барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә яңа вирус 8 946 кешедә рәсми теркәлгән, 92 кеше үлгән.

Эпидемия башыннан Русиядә 353 427 кешедә коронавирус расланган, 3 633 кеше үлгән. 118 798 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 25 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 849 (+62) 1 959 (+52) 9 (+0)
Башкортстан 2 772 (+89) 882 (+50) 18 (+0)
Русия353 427 (+8 946) 118 798 (+5 499) 3 633 (+92)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG