Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тагын бер хастаханә коронавирус авыруларына бирелә


Шәһәр хастаханәләрендә COVID-19 авырулары өчен урыннар саны арттырыла бара.

Казанда тагын бер хастаханәне коронавируслы авырулар өчен үзгәртәчәкләр. Яңа һоспиталь шәһәрнең 16нчы санлы хастаханәсе нигезендә корылачак. Бу турыда Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабы утырышында Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткән.

Моңа кадәр Казанның 2нче санлы шәһәр хастаханәсендә, сугыш ветераннары өчен һоспитальдә, Балалар республика клиник хастаханәсендә һәм Биектау район үзәк хастаханәсендә COVID-19 авырулар өчен урыннар саны арттырылган иде дип искәртә “Бизнес online” электрон газеты.

Казанның Исаев урамында урнашкан сугышлар ветераннары өчен һоспиталь 11 майдан коронавируслы авыруларны кабул итә башлады.

Жаворонков сүзләренә караганда, COVID-19 белән авыручылар саны ягыннан Татарстан Русиядә 15нче урында тора.

20 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хастаханәләрендә коронавирустан 954 пациент дәвалана, шулардан 21 кеше үпкә җилләтү җиһазына кушылган дигән иде. Бу саннарны ул Русия президенты Владимир Путин алдында тоткан хисабында китерде.

Апрель азагында Казанның йогышлы авырулар республика хастаханәсе бинасы янында тагын бер шундый хастаханә төзелә башлады. 1,6 миллиард сумга бәяләнгән яңа хастаханә 15 августка сафка басар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG