Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 30 проценты соңгы биш елда хокуклары бозылуга дучар булган


Респондентларның күпчелеге илдә үз хокукларыңны яклау мөмкин түгел дип саный.

Русияләрнең өчтән бере соңгы биш елда үзенең кануни хокуклары бозылу белән очрашуын белдергән. Бу турыда Левада халык фикерен сорашу үзәге саннарына танып “Открытые медиа” яза.

Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк булган 1608 кеше катнашкан.

Хокук бозулардан зыян күрүчеләрнең күпчелеге – аз керемле һәм эшсез кешеләр. Урта сыйныф вәкилләре дә бу күренеш белән очраша: югары белеме булган, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән яки менеджер булып эшләүче русияләр дә үзләренең хокуклары бозылу очраклары булуын әйткән.

Респондентларның күпчелеге Русиядә хокукларың бозылса, аларны яклау авыр яки бөтенләй мөмкин түгел дип белдерә. Бары өч проценты гына кешегә моны эшләү “шактый җиңел” дигән. 59 проценты – авыр булса да, мөмкин дип белдерә. 34 проценты хокукларны яклау “мөмкин түгел диярлек” дип саный.

Хокукларын яклау өчен русияләр ешрак полиция яки адвокатларга мөрәҗәгать итә (30 һәм 29 процент). 17 проценты мәхкәмәгә барган, бары 10 проценты гына сәясмәннәр яки хокук яклаучылардан ярдәм сораган.

Бу чараларның иң нәтиҗәлесе – адвокатларга бару (47 проценты проблемын хәл иткән). Хокук яклаучылар 40 процентка булышкан. Полициягә мөрәҗәгать итүчеләрнең 34 проценты ярдәм тапкан, 47 проценты моның ярдәме булмады дип белдергән.

Халыкның хокукларын яклау ягыннан иң файдасыз урыннар дип респондентлар депутатларның, президентның иҗтимагый кабул итү бүлмәләре, кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле хезмәтен атаган. Бу ысул бары 27 процент респондентка гына ярдәм иткән.

Сораштыруда катнашканнарның 20 проценты медиага хәбәр итеп яки протест оештырып, проблемны хәл итеп була дип саный.

Хокук яклаучыларның нәтиҗәле булуына карамастан, русияләрнең 92 проценты бервакытта да ярдәм сорап аларга мөрәҗәгать итмәгән.

XS
SM
MD
LG