Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ураза вакытында 180 мең ифтар җыелмасы таратылган


"Ярдәм" мәчетендә ризыкларны пакетларга тутыру.
"Ярдәм" мәчетендә ризыкларны пакетларга тутыру.

Моннан тыш, Ютазы районында янган авыл мәчетен торгызырга 1 миллионнан артык акча җыелган.

Татарстан мөселманнары диния назәрәте Рамазан-2020 нәтиҗәләре белән таныштырды. 30 көн дәвамында республика халкы, оешмалар, ирекмәннәр берләшеп, мохтаҗларга, авыруларга ярдәм күрсәткән.

  • Балалар церебраль параличы, гипертензия-гидроцефаль синдромы, кан тамырлары шеше кебек катлаулы авырулардан интегүче 12 балага дәвалау өчен акча җыелган.
  • 330 мең кешегә ифтар җыелмалары тапшырылган. Алар Татарстанның 40 районына, Казандагы 60 мәчеткә һәм 10 социаль оешмага тапшырылган.
  • Ифтар җыелмалары әзерләү өчен 7 тонна ит, 5 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна ярма, 1 тонна токмач, 18 мең йомырка, 4,5 тонна татлы ризык һ.б. сатып алынган. Бер ифтар җыелмасы 300 сумга төшкән.
  • VIII Республикакүләм ифтарын оештыруда 17 яшьтән 40 яшькә кадәрге 500дән артык ирекмән катнашкан.
  • Ирекмәннең бер эш көне 5 сәгать дәвам иткән.
  • VIII Республикакүләм ифтарны оештыручылар, “Ярдәм” мәчетенең “Дорога жизни” акциясе һәм Татарстан имамнары ярдәме белән республикада 180 мең азык-төлек төргәкләре һәм ифтар-җыелмалары мохтаҗларга җиткерелгән.
  • Ифтар җыелмасының бәясе 155 сумнан 3000 сумга кадәр булган. Алар күбрәк инвалидлар, ялгыз карт-карчыклар, күп балалы гаиләләр, ятимнәр, ялгыз аналар, чит ил студентлары, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә таратылган.
  • Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды 5,5 тонна азык-төлекне Татарстандагы 915 аз керемле гаиләгә фитыр сәдакасы итеп тараткан.
  • Икенче дөнья сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан азык-төлек күчтәнәчләре 110 ветеранга тапшырылган.

Болардан кала, Татарстан мөселманнары Ураза аеның изге гамәле итеп, Ютазы районының Иске Каразирек авылында янган мәчетне торгызу эшен башлаганнар. Халыктан бер миллионнан артык акча җыелган. Мәчетнең диварлары күтәрелеп, манарасына ай менгерелгән, ишек-тәрәзәләре куелып, идәне түшәлгән. Мәчетне 30 майга төзеп бетерергә ниятлиләр. 2002 елда төзелгән мәчет 4 апрельдә янып күмергә калган булган.

Быел Рамазан ае коронавирус пандемиясе шартларында узды. Мәчетләргә йөрү, күмәкләшеп ифтарлар уздыру тыелды. Сәдакалар кимү сәбәпле, татар авылларында мәчетләрнең матди хәле авырлашты. Имамнар коммуналь түләү өчен әҗәтләр җыелуы турында да белдерде.

XS
SM
MD
LG