Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан тагын 174 кеше үлгән


Татарстанда узган тәүлектә 63, Башкортстада 79 кешедә яңа вирус ачыкланган.

Татарстанда 26 майга тагын 63 кешедә COVID-19 расланган дип хәбәр итә Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

Республикада хәзер 811 кеше вирустан дәвалана. Коронавирусның расланган очраклары барлыгы 2912, шулардан 2092 кеше савыккан, узган тәүлектә 133 кешенең савыгуы әйтелә. Яңа үлемнәр турында хәбәр ителми. Элегрәк алынган мәгълүматларга караганда, республикада коронавирустан барлыгы 10 кеше үлгән.

Яңа очракларның 26сы Казанда, 18 очрак Чаллыда, Чүпрәледә җиде, Буада өч, Әтнә һәм Балтач районнарында икешәр, Аксубай, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында берешәр очрак рәсмән теркәлгән. 18 кеше хастаханәләрдә, 45 кеше өйләрендә дәвалана дип хәбәр итә Татарстан штабы.

Башкортстанда узган тәүлектә 79 кешедә коронавирус ачыкланган. Республикада хәзер 1949 кеше вирустан дәвалана, 884 кеше савыккан. Барлыгы 2851 кешедә COVID-19 ачыкланган. 18 кеше үлгән, яңа үлем очраклары турында әйтелми.

Русиядә яңа вирус йоктыручылар саны 362 342гә җитте, узган тәүлектә тагын 8 915 кешенең вирус йоктырганы ачыкланган. Бер тәүлектә 174 кеше үлгән. Эпидемия башыннан вирус 3807 кешенең гомерен өзгән. Барлыгы 131 129 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 26 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 912 (+63) 2 092 (+133) 9 (+0)
Башкортстан 2 851 (+79) 884 (+2) 18 (+0)
Русия362 342 (+8 915) 131 129 (+12 331) 3 807 (+174)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG