Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Ленур Ислямовка гаепләү белдерелде


Ленур Ислямов

ATR каналы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты Ленур Ислямовны канунсыз кораллы төркем оештыруда гаеплиләр. 

Русия аннексияләгән Кырымның Югары мәхкәмәсе ATR каналы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты Ленур Ислямовка карата җинаять эше турында тыңлауларга керешкән.

26 майдагы утырышта прокурор гаепләү бәяләмәсен укыган. Ислямовны канунсыз кораллы оешма төзүдә, диверсия һәм сепаратизмга чакыруларда гаеплиләр. Бу турыда Киевта урнашкан “Граты” басмасына Ислямовның адвокаты Алексей Ладин сөйләгән. Ислямов үзе хәзер Киевта һәм мәхкәмә утырышларында катнашырга җыенмый диелә.

Тикшерү фаразынча, Ислямов Херсон өлкәсе Чонгар бистәсендә ким дигәндә 150 кешелек кораллы отряд төзегән һәм аны җитәкләгән. Бу төркемнең максаты - Кырымны Украинаның материк өлешеннән томалау һәм “Кырым Республикасын Русия Федерациясе составыннан корал ярдәмендә аерып чыгару” булган дип белдергә гаепләү ягы.

Бу отряд Украина саклану министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгына керми, шуңа күрә ул канунсыз булып тора дип белдергән прокуратура.
Монна тыш, Ислямовны диверсиядә гаеплиләр. Тикшерү фикеренчә, Ислямов 2015 елның ноябрендә отрядының сугышчылары белән берлектә Херсон өлкәсе Чаплынка бистәсе янында электр үткәрү линиясен шартлаткан, нәтиҗәдә ярымутрауга электр уты килүдән туктаган.

2015 елның сентябрендә кырымтатар милли лидерлары җитәкчелегендә Украинадан Кырымга илтүче юлларга блокада чарасы оештырылды.

Ленур Ислямовка каршы җинаять эшен ФСБ 2015 елның октябрендә ачты. Ислямов федераль эзләүгә бирелде.

2015 ел декабрендә мәхкәмә Ислямовның Кырымдагы милеген кулга алды.

2015 елның 1 апреленнән ATR бәйсез кырымтатар телеканалы Кырым биләмәләрендә күрсәтми башлады, чөнки Русия каналга лицензия бирмәде. Канал Киевка күчкәч, 2015 елның 17 июненнән эшен яңадан башлады. Ләкин финанслау булмау сәбәпле телеканал ябылырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG