Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ирен полиция атып үтергән ханымга Страсбург мәхкәмәсе 45 мең евро компенсация карары чыгарган


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә

Мәхкәмә карарын ун ел көтәргә туры килә. Үтерүче һәм аның хезмәттәшен Русия мәхкәмәсе җәзасыз калдырган.

Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе (ЕСПЧ) ирен полиция хезмәткәре үтергән Луиза Рамазановага Русия 45 мең евро түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Бу турыда “Зона права” хәбәр итә.

Радик Рамазановны 2007 елда милиция хезмәткәре атып үтергән.
Страсбург мәхкәмәсе фикеренчә, Русия хакимиятләре Кеше хокуклары һәм төп ирекләре турында конвенциянең икенче маддәсен бозган (яшәүгә хокук). ЕСПЧ бәяләмәсендә әйтелгәнчә, “үтерүгә китергән махсус операция көч куллану һәм кешеләр үлү куркынычы тумаслык итеп оештырылмаган”.

2007 ел гыйнварында оперативниклар Алексей Дукс һәм Руслан Таҗиев Радик Рамазанов һәм аның хатынының әтисе булган фатирга бәреп керә. Милиция бу фатирда әфьюн сатучылар дип уйлый, әмма алар күрше фатирда була. Һөҗүм нәтиҗәсендә Дукс Радик Рамазановка ата. Шул ук көнне уздырылган ведомство тикшерүе милиция хезмәткәрләре гамәлләрен канунга каршы килми дип таба.

Ләкин Татарстан прокуратурасы оперативникларга каршы җинаять эше башлый. Алексей Дукс һәм Руслан Таҗиевка торакка канунсыз керү, көч һәм корал кулланып вазифаи вәкаләтләрен арттыру маддәләре нигезендә гаепләү белдерелә. Дуксны кеше үтерүдә гаеплиләр. 2009 елда Киров районы мәхкәмәсе оперативникларны аклый, аларның гамәлләрендә җинаять тапмый. Радик Рамазановның хатыны Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә. Ун ел узгач, мәхкәмә аның гаризасын караган һәм карар чыгарган.

XS
SM
MD
LG